Мәдәният сараеның залы ул көнне гүзәл затлар белән тулы иде. Аны район башлыгы Сергей Тимаков ачып җибәрде. Хатын-кызларга сәламәтлек, бәхет, уңышлар теләде. Үзешчән артистлар бик күп җыр башкарды, бию коллективлары биеде. Сәхнәдән ул көнне ярату һәм рәхмәт сүзләре генә ишетелде.
Сезне якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм. Сез яшәү башлангычы, гаилә сакчысы булып торасыз. Тормышта төрле чаклар буладыр, тик һәрвакыт мөлаем, нәфис зат булып каласыз. Кайсы гына тармакта хезмәт куйсагыз да, һәр җирдә оста һәм булдыклы булуыгызны күрсәтәсез. Сезгә хезмәтегез, сабыр һәм акыллы булуыгыз өчен рәхмәтемне җиткерәм. Өлкән яшьтәге хатын-кызларга: сугыш һәм тыл ветераннары, гомерләрен район, республика, илебез үсешенә багышлаганнарга - аерым хөрмәт, аерым рәхмәт. Авыр чаклар булуга карамастан, ярату, шәфкатьлелек, игелекле булу кебек сыйфатларны саклап кала алгансыз.
Пенсияләрне кредит оешмасы, яисә почта элемтәсе аша алырга мөмкин. Пенсия китерү оешмасын сайлау өчен Пенсия фондының территориаль бүлекчәсенә яисә “Шәхси кабинет” онлайн сервисына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәдә инвалидлар җәмгыяте членнары өчен шундый исемдәге чара үтте. Кунаклар бәйрәмнең тарихы белән танышты, конкурста катнашты. Алар өчен Ләйсән Рахманова җырлады. Ә үзәк китапханә рәссамы Наталья Гордеева курчак әзерләү буенча мастер-класс үткәрде.Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.