ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2017 ел
җомга

Республика буенча социаль иминиятләштерү фондының 10нчы филиалы производство травматизмы һәм һөнәри авыруларны кисәтүгә каралган чараларга  чыгымнарны кыскарту мөмкинлеге булуы турында хәбәр итә. Ул 2016 елның 19 декабрендә кабул ителгән Федераль закон нигезендә тормышка ашырыла. Бу турыда тулырак сайтның рус телендәге вариантыннан укыгыз.

 

Татарстан буенча Росреестр идарәсе геодезия һәм картография хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый. Әлеге өлкә хезмәткәрләре – белемле, үз эшенә бирелгән кешеләр. Сезне чын күңелдән бәйрәмегез белән котлыйбыз. Сәламәтлек, уңышлар, бәхет-шатлык телибез.

2017 елның 9 март көнендә Лениногорск муниципаль районы Язылышу сараенда, 14 яше тулган гражданнарга тантаналы рәвештә паспортар тапшырылды.

ФОРПОСТ яшьләр үзәге активистлары ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә, Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан чара үткәрде.Ул көнне авто-леди һәм пассажир хатын-кызларга чәчәкләр тапшырылды.

Язын боз елга, буа, күлдәге боз аша чыгу – куркыныч. Бу чорда аеруча сак булыгыз, дип кисәтә гадәттән тыш хәлләр министрлыгың Лениногорск буенча бүлеге.

Шушы көннәрдә бер төркем пенсионерга компьютер белеменә укулары турында сертификат тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International