19 апрельдә «Ровесник» клубы «Добровольцы детям» акциясен үткәрде. Клуб белгечләре мөмкинлекләре чикле балаларның өйләренә барып хәлләрен белде. Алар аралашты, азык-төлек җыелмалары тапшырды.
«Язгы игелеклелек атналыгы»нда Балалар Район Думасы активистлары «Алый парус» үзәгендә чара үткәрде. Баштан алар балалар белән бераз уйнадылар, бер-берсе белән таныштылар. Активист Анастасия Петрова алар өчен мастер-класс үткәрде.