ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2017 ел
җомга

Байраклар белән бизәлгән, биш машинадан торган колонна Лениногорск урамнары буйлап узганда, беркем дә битраф калмагандыр, мөгаен. Бу гади урам буйлап йөрү генә түгел иде. Ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, администрация вәкилләре җитәкчелегендәге делегацияне мәктәп укучылары каршы алып, рәхмәт белдереп, озатып калды. “Ура, Җиңү язын алып килүчеләргә рәхмәт” , - диде  алар.

5 майда үзәк китапханә хезмәткәрләре 2 нче мәктәп укучылары өчен чара үткәрде. Анда укучылар Бөек Ватан сугышының төп вакыйгаларын белде, истәлекләр укыды, сораулар бирде.

«Исток-Башлангыч» үзәге хезмәткәрләре Җиңү бәйрәменә багышланган бик күп чаралар үткәрде. “Беркем дә онытылмый” акциясе барышында шәһәр зиратында сугыш ветераннарының каберләрен чистарттылар.

Җыелган халыкны ветераннар советы рәисе Марс Исхаков котлады. Алар каршында үзешчән артистлар чыгыш ясады. Һәр чыгыш хәрби тематикага багышланган иде.

Җиңү көне уңаеннан, “Игелеклелек агачы” хәйрия программасында катнашырга чакырабыз.

Үзәк китапханә кабат әлеге гомумроссия акциясенә кушылды һәм ретро-кичә үткәрде. Фойеда осталар җыелган иде, алар үз эшләрен алып килгәннәр. Бераздан кунаклар 1950-1960 елларга кире кайткандай булдылар.

Җиңү бәйрәме алдыннан Балалар район думасы һәм «Форпост», Студентларның хезмәт отряды штабы, “Логос” катнашында “Георгий тасмасы” акциясе үтте. Үтеп баручыларга Георгия тасмалары тактылар, фикерләрен әйттеләр.

4 майда «Исток-Башлангыч» үзәгендә, «Ровестник» клубы, «Волонтер» үзәге катнашында сугыш ветераны Наил Сәйдәшев белән очрашу үтте.  Экскурсия дә оештырылган иде.

“Теннис Холл” кортында күп төр ярыш буенча гаиләләр катнашында “Әти, әни һәм мин – спорт гаиләсе” дигән эстафета узды, дип хәбәр итә теннис үзәге.

 

14 май көнне 11.00 сәгатьтә Лениногорск районы Югары Каран авылында урнашкан “Алмакай” атлар утары территориясендә атлар чабышы – төрки халыкларның милли күңел ачу чарасы – “бәйге” узачак!

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International