ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Роспотребнадзор идарәсенең Зәй, Әлмәт, Лениногорск районнары буенча идарәсе эшмәкәрләр өчен “ачык ишекләр көне” үткәрә.  Ул атнаның һәр сишәмбесендә булачак.  Адресы: Менделеев урамы, 37нче йорт.

17 майда үзәктә «Бәхет кибете» тренингы узды. Аның төп максаты аралашу осталыгын арттыру, хис-тойгылар белән идарә итәргә өйрәтү. Әлеге тренинг гадәти булмаган балаларның әти-әниләре өчен оештырылды.

Әлеге акцияне безнең шәһәрдә еш уздыралар. Үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан ул өченче ел рәттән, ай саен диярлек кеше күп йөри  торган урыннарда уздырыла.

Республика Экология һәмм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан “ЭКОлидер” конкурсы игълан ителде. Анда предприятиеләр, муниципаль берәмлекләр, матбугат чаралары катнаша ала. Сез дә актив катнашыгыз.

25 майда хәрби хезмәткә чакырылучылар өчен хокукый ярдәм оештыру максатларында “ кайнар телефон линиясе” эшлиячәк.Шалтырату өчен телефонар: 8 (843) 236-00-71

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International