ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2017 ел
җомга

Әлеге проектны җирле сәяси партия сентябрь аенда башлап җибәрде. 19 май көнне партиянең башкарма комитеты, студентлар, депутатлар шәһәрнең Добролюбов урамында  50 төп имән агачы үсентеләре утыртты.

«Стоп ВИЧ/СПИД» акциясе кысаларында республика буенча Роспотребнадзор идарәсе   15 майдан 21 майга кадәр “кайнар линия” оештыра.  Телефон: 5-14-37,  8.00 - 17.00 сәгатькәчә.

Йорт төзедегез ди, кайсы вакыт эчендә һәм нинди документлар әзерләргә кирәк – бу турыда сайтның рус телендәге вариантыннан укып белегез.

Көн кояшлы һәм җылы иде. Иртәнге сәгать җиде.  Машинамны ишегалдында калдырып, ике тәгәрмәчле “тимер ат”ка утырдым да эшкә юнәлдем. Садриев- Кутузов- Менделеев урамнары буйлап җилдереп кенә уздым.

Шулай итеп, “Эшкә-велосипедта” акциясендә катнашучылар сафына бастым. Аның төп максаты – велосипедта йөрүнең файдалы булуын һәм транспорт чарасына альтернатива була алуын күрсәтү. Ул шулай ук үзеңне яхшы физик формада тотарга булыша. Акциянең быелгысын экология елы белән  дә бәйләгәннәр әле. Тирә-ягыбыздагы һаваның чиста булуына да тәэсир итә бит ул.

 

18 майда  УДМСиТ (Глухова М.М.), МБУ «Форпост» (Исхаков А.А.) идарәләре белгечләре катнашында   төрле предприятиеләрдә эшләүче белгечләр өчен түгәрәк өстәл оештырды. Анда хастаханә, психолого- педагогик үзәк белгечләре дә катнашты. Теләге булган һәркем ВИЧ-инфекциягә тест үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International