ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

ПФР органнары ата-аналарын югалткан, шулай ук инвалид балаларга булышлык күрсәтәләр, аларга социаль һәм страховой пенсия билгелиләр. Бу турыда тулырак сайтның рус телендәге вариантыннан укыгыз.

1 июньдә республика буенча шул исемдәге чаралар узды. Аңа үзәк китапханә дә кушылды.

1 июньдә республикада коену сезоны ачыла. Былтыр республикада 88 кеше батып үлгән, Лениогорскида 1 кеше үлде. Сезне сак булырга, бигрәк тә балаларга карата игътибарлы булырга чакырабыз.

«Исток - Башлангыч» үзәге балаларны яклау көненә багышланган чараны бораулаучылар паркында үткәрде. Яңгыр явып торуга карамастан, чара бик күңелле үтте, анда 16нчы балалар бакчасы сабыйлары да катнашты.

 

Коррупциягә каршы стандартларны формалаштыру һәм аларны куллануның актуаль мәсьәләләре буенча фәнни-гамәли конференциясендә иде ул. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Россия Федерациясе Президенты Администрациясе, федераль министрлыклар һәм ведомстволар, илебез субъектлары дәүләт органнары вәкилләре, коррупциягә каршы эшне өйрәнүче әйдәп баручы галимнәрнең чакыруыбызны кабул итүе бик сөенечле, дип сүз башлады республика лидеры.

Лениногорск китапханәләрендә “Укучы Лениногорск” китап фестивале үтте. Анда 200 кеше: 8нче, 6нчы, 10нчы мәктәп, 11нче гимназия,  «Винай Веле» ( Спиридоновка), «Пизелнэ» ( Мордва Кармалка),«Шура Хуран» (ДК), «Аланлык» ( Федотовка), «Пилен»  Новое Сережкино),  «Сывлам» (Новое Сережкино) һәм башкалар катнашты.

30 майда Мәдәният сараенда «Сруна” студиясенең беренче концерты булды. Җитәкчесе -  Александр Михайлович Ямушев, студиягә йөреп осталыкка өйрәнгән «Кифара», «Кифарята», «Музыкальные фиксики» һәм башкалар чыгыш ясады.

Лениногорск нефть техникумы базасында  «Логос» үзәге белгечләре беренче курс студентлары өчен чара үткәрде. Ахырдан һәрберсенә белешмәлекләр таратылды.

15 майда  13нче мәктәптә “Игътибар – балалар” акциясенә старт бирелде.16 майда юл иминлеге инспекторлары конкурсының икенче этабы үтте.

Хөрмәтле лениногорскилылар, кадерле әти-әниләр һәм балалар! Һәр елның җәй башында бөтен Җир шары иң матур һәм иң якты бәйрәмнәрнең берсе булган Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үтә. 1 июнь кечкенәләрнең зурлар ярдәменә һәрдаим мохтаҗ булуларын искәртеп торган көн. Балаларның киләчәген бәхетле итү –  ул безнең бурыч. Балалар – безнең өмет, безнең киләчәк.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International