ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2018 ел
сишәмбе

18 февральдә «Ровесник» клубы балалар белән Май чабу бәйрәме үткәрде. Алар халык уеннары уйнады, конкурсларда катнашты.

Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә, республикада яшәүчеләр 23, 24 һәм 25 февральдә ял итәчәк.

20 февральдә Бөгелмәдә «Все об НКО» программасы буенча семинар үтте. Анда  Бөгелмә, Нурлат, Лениногорск, Баулы районы вәкилләре катнашты. Алар конкурста ничек катнашырга, ничек отып булуын белде. Бу турыда тулырак сайтның рус телендәге вариантында.

18 февральдә Май чабу бәйрәме үтте, Туган якны өйрәнү музее “Элек ничек уйнаганнар” програмасын әзерләгән иде. Балалар борынгы уеннарны яраттылар,  бик  теләп уйнадылар.

19 февральдә  «Исток – Башлангыч» үзәгендә  социаль-реабилитация бүлекчәсендә батырлык дәресе үтте.

Күптән түгел политехник колледж спортзалында волейбол буенча шәһәр беренчелеге уеннары узды. Анда предприятие-оешмаларның хатын-кыз командалары катнашты.

«Исток-Башлангыч» үзәгенең өйдә хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Май чабу бәйрәме оештырдылар.

Безнең "Олимпия резервы" спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре Түбән Тагилда чаңгыда трамплиннан сикерү буенча Россия Беренчелегендә җиңүләр яулады.Данил Садриев (8нче мәктәп) икенче урын алды, Александр Логинов (ЛНТ) өченче урында. Егетләрнең тренеры - Николай Герасимов.

«Исток-Башлангыч» үзәгендә май чабу бәйрәмен билгеләп үттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International