ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Зеленая Роща авылы китапханәсе "Безнең башлангыч. Фольклор укыйбыз" дигән акциягә кушылды. Ул Халыкара туган тел көне уңаенннан узды, дип хәбәр итә Әлфия Хафизова.

19 февральдән район башлыгы Рәгать Хөсәенов микрорайоннарда халык белән очраша башлады. Гадәттә, җыен мәктәпләрдә үтә, анда шәһәр хезмәтләре, депутатлар катнаша. Җыеннар 12, 11, 10нчы ТОСларда үтте.

27-28 февральдә Азнакайда Лениногорскиның иң талантлы балалары  «Созвездие-Йолдызлык – 2018» республика конкурсында катнаша.

 

2017 елдан физик затлар өчен җир участогына кадастр исәбе буенча җир салымын азайта торган салым исәбе билгеләнде. Ул пенсионерлар, Советлар Союзы Геройлары, инвалидлар һәм сугыш ветераннарына кагыла. Бу турыда сайтның рус телендәге вариантыннан укыгыз.

Районның балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе ул көнне бәйрәмгә җыелды. Концерт булды, бик күпләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды.

 

Хәзерге вакытта Лениногорск эчке эшләр бүлеге дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә алуга зур  игътибар бирә.

Татарстан Росреестрының бәйрәм һәм ял көннәрендә эш графигы::

9-10 февральдә үзәк район хастаханәсе территориясендәге төзелеш объектыннан 30 меңлек төзелеш объектлары урлаганнар. Бу турыда Лениногорск эчке эшләр бүлегенә төзелештәге бригадир хәбәр итә.

 

Муниципаль райн мәктәпләренең 3 сыйныф укучылары арасында рус теле буенча олимпиада үтте. Анда 45 укучы катнашты. Яхшы нәтиҗәләрне 2нче мәктәп, 11 нче гимназия, 7нче мәктәп, 12нче лицей, Яңа Сережкино мәктәбе укучылары күрсәтте. Бу турыда тулырак сайтныңрус телендәге вариантында.

Ватанны саклаучылар көне якынлашканда, үзәк китапханә «Исток-Башлангыч» үзәгендә әлеге исемдәге виртуаль сәяхәт үткәрде. Чара кунаклары бәйрәмнең тарихы белән танышты, викторинада катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International