ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2018 ел
дүшәмбе

Синоптиклар мәгълүматы буенча, 6 мартта республикада көчле җил, буран көтелә. Төнлә һава темперетурасы -11..-15º, көндез -9..-13º. Юлларда бозлавык.

Мэриянең утырышлар залындарайон башкарма комитеты җитәкчесе Наил Залаков рәислегендә терриризмга каршы комиссиянең чираттагы утырышы үтте. 

Республика Дәүләт Советы депутаты Илдус Касыймов килеп, яшь гаиләләр өчен тематик кабул итү уздырды. 

Пенсия фонды ана капиталын түләү вакытының кыскаруы турында хәбәр итә.  Әгәр элек документларны карап, акча күчерү өчен 1 ай вакыт бирелсә, хәзер 10 көн вакыт каралган.

 

1 мартта 5нче мәктәп, 2 мартта Шөгер мәктәбе базасында  «Живая классика» бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы үтте. 

1 мартта политехник колледж студентлары өчен «Логос» үзәге белгечләре наркомания һәм алкоголизмны профилактикалау максатында тренинг үткәрде. 

Лениногорскиның  "Тылсым" курайчы кызлар ансамле  (җит. Хөснуллина А.И.) республиканың көньяк-көнчыгышы районнары арасында үткән фольклор фестивалендә беренче дәрәҗәдәге лауреат исеменә лаек булды. 

Туган якны өйрәнү музеенда “Кадрдагы хис-тойгы” фотокүргәзмәсе ачылды.
 

28 февральдә «КАИ» базасында «Логос» үзәге белгечләре  - Ященко О.В., Муртазина Д.Р., Антипова А.Н.икенче курс студентлары белән тренинг үткәрделәр.  Студентлар эчке киеренкелекне алу алымына өйрәнделәр, күнегүләр ясадылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International