Шәһәр һәм районда “Көзге игелеклелек” атналыгы дәвам итә. Мәсәлән, “Исток- Башлангыч” үзәге хезмәткәрләре аеруча актив катнаша.
“Шәфкатьлелек визиты” акциясендә унбер социаль хезмәткәр һәм Урмышлы, Түбән Чыршылы волонтерлары олы яшьтәгеләргә ярдәм күрсәткән. Алар алты тыл хезмәтчәне һәм ике инвалидлыкта булганнарның бакчаларын, йорт тирәсен җыештырган.