Ноябрьдә татарстанлылар дүрт көн урынына өч көн генә ял итәчәк

2016 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт Советы "Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында"гы канунына үзгәрешләрне кабул итте.

Шулай итеп, республикада эш көннәре күбрәк булачак. Үзгәрешләр бәйрәм көн ялларга туры килгән очракта, аны башка көнгә күчерүне кире кага. Президент кул куйган очракта, 10 көннән гамәлгә керәчәк канунның нәтиҗәсен инде ноябрьдә үк сизәчәкбез. Чөнки 6 ноябрь – ТР Конституциясе көне якшәмбегә туры килә. Әлеге үзгәрешләр Татарстанда кабул ителгән бәйрәмнәргә генә кагыла. Алар – 30 августтагы Республика көне, 6 ноябрьдәге ТР Конституция көне, Ураза һәм Корбан бәйрәме көннәре.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International