Лениногорск китапханәләрендә "2017 секунд уку" узды

2016 елның 6 декабре, сишәмбе

Бүген, 6 декабрь көнне, шәһәр һәм районның 19 китапханәсе халыкара марафонда катнашты. "Яшәү өчен укыгыз" яки "2017 секнд уку" дип исемләнгән марафон бөек рус язучысы Николай Карамзинга багышланган иде.

Акциядә Куакбаш һәм Федотовка авыл җирлеге башлыклары, мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп китапханәчеләре һәм актив китап укучылар катнашты. Алар Николай Карамзинның әсәрләреннән өзекләр укыды.
Олылар һәм балалар бергә китап укыганда рихи якынлык һәм буыннар берлеге ныгый. Иң мөһиме - бергә укырга.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International