Православие динен тотучылар бүген иң олы дини бәйрәмнәрнең берсе – Кач мануны (Крещение) билгеләп үтә. Аның алдыннан ураза тоталар, бәйрәм көнне күпләр махсус урыннарда изгеләндерелгән суда коена. Кач ману чиркәүнең иң борынгы бәйрәмнәренең берсе.