14 - 16 апрельдә Казанда Яшь эшмәкәр мәктәбе (эшен башлап җибәрүче фермер) узачак. Бик күп практик дәресләр була, фермерларның эше белән танышу оештырылачак. Катнашу өчен 18 дән 35 яшькәчә үз бизнесларын ачарга теләүче, бер елдан әзрәк крестьян-фермер хуҗалыгы белән җитәкчелек иткән яшьләр чакырыла.
Катнашу өчен заявканы 10 апрельгәчә бирергә, аны https://ais.fadm.gov.ru сайтында калдырырга кирәк .Һәр катнашучыга сертификат тапшырыла. Оештыру комитеты телефоны: 221-75-97.