Лениногорскида һәм районда автотранспортны тикшерәләр

2017 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

Район һәм шәһәрдә пассажир һәм авыр йөк ташый торган автотранспортны тикшерә башладылар. Ул план нигезендә һәм комплекслы башкарыла, соңгы тапкыр 2012 елда тикшергән булганнар. Белгечләр һәр предприятиедәге документлар белән танышачак, аеруча мәктәп укучыларын йөртүче транспортка зур игътибар бирелә. ЮХИДИ идарәсе белән берлектә, юлларда да тикшерү булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International