Районда агрохимикатлар белән эшләүчеләрне укыттылар

2017 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә район хуҗалыкларында язгы чәчү вакытында пестицидлар һәм агрохимикатлар белән эшләүче хезмәткәрләрне укыттылар. Ул Шөгер мәдәният йортында узды. Уку авыл хуҗалыгы идарәсе һәм “Гигиена, эпидемиология үзәге”нең Лениногорск бүлеге тарафыннан оештырылды. Агрохимикатлар белән эшләгәндә тиешле кагыйдәләрне үтәү, эремәләрне әзерләү, аларны саклау турында мәгълүмат бирелде. Агуланган яисә пестицидлар күзгә, тәнгә, сулыш юлларына эләккән очракта беренче ярдәм күрсәтү алымнары хакында да сөйләделәр. Хезмәткәрләрнең исәнлеген, туфракны агулаудан саклауга юнәлтелгән укуда 70ләп кеше укыды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International