Баулыда шахмат буенча ярышлар үтте. Анда сезондагы 7 блицтурнирда катнашкан уенчылар көч сынашты. Лениногорскилылар очколар суммасы буенча беренче урынга чыкты. Икенче урында –әлмәтеләр. Финалның иң көчлеләре катнашындагы төп турнирында ФИДЕ мастеры Владимир Шуваткин җиңүче булды, ул безнең төбәк исеменнән Казанда ярымфинал уенында чыгыш ясаячак.