Анда ТОС рәисе урынбасарлары катнашты. Шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова катнашучыларны район башлыгының карары белән таныштырды. Экологик икеайлык кысаларында “Чиста йорт, чиста ишек алды, чиста шәһәр” конкурсы игълан ителүен әйтте, ул ТОСлар өчен булачак, җиңүчеләргә грантлар тапшырылачак. Ул акчалар ишек аллары һәм балалар мәйданчыкларын төзекләндерү өчен тотылачак.