22 апрельдә шәһәр һәм районда өмә узачак, бу турыда мэриядә үткән киңәшмәдә сөйләштеләр.
Җыештырыласы территорияләр, җаваплы кешеләр билгеләнгән. Бердәм рәвештә чыгып, барлык чүп-чарны җыеп бетерү кирәк булачак. Шуннан соң шәһәр урамнары юыла башлаячак, агач утырту да дәвам итәчәк.