Лениногорск муниципаль районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Миннигалямова Елена Яков кызы 1960-1981 елларда шәһәребезнең беренче Язылышу сарае җитәкчесе булган - Мещерякова Нина Андрей кызын Җиңү көне белән котлады. Нина ханым - киң күңелле, игелекле, ләкин шул ук вакытта бик таләпчән кеше. Ул вакытлардагы җитәкчеләр арасында ул үзенең эшкә булган мөнәсәбәте, җитдилеге белән аерылып торган. Тиздән ул үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк. Олы яшьтә булуына кармастан аның күңеле күтәренке. Нина ханым ГХАТ бүлеге тормышыннан берничә кызыклы хәлләрен искә төшереп сөйләде. Ә инде Елена Миннигалямова аңа нык сәламәтлек, бәхет, якыннарының күңел җылысын тоеп яшәргә, тормышка өмет белән карарга дигән теләкләрен җиткереп истәлекле бүләк тапшырды.