Лениногорск районында ит һәм сөт җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру турында киңәшмә узды

2017 елның 29 мае, дүшәмбе

26 майда Шөгер мәдәният йортында терлекчелеккә кагылышлы сорауларны үз эченә алган киңәшмә үтте.Аның эшендә республика авыл хуҗалыгы министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, район башлыгы Рәгать Хөсәенов, Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының терлекчелектә нәсел эше идарәсе начальнигы Ришат Зарипов, көньяк-көнчыгыш район авыл хуҗалыгы идарәсе начальниклары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре башлыклары, белгечләре катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар мөгезле эре терлекләрне тоту һәм ашату буенча үткәрелә торган чаралар белән таныштылар. Ит һәм сөт продукциясен арттыру юлы турында сөйләштеләр.Пленар өлештә Нәҗип Хаҗипов республика күрсәткечләре белән таныштырды. Терлекчелектә 4 айлык нәтиҗәгә анализ ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International