28 майда, 15.00 сәгатьтә "Лениногорскнефть" идарәсе лениногорскилылар һәм шәһәр кунаклары өчен традицион булган СПК-2 бәйрәме үткәрә.
14.30 сәгатьтә Нефтьчеләр аллеясында балалар өчен 6 тематик мәйданчык эшли башлый. Анда төрле конкурслар, ярышлар, аттракционнар оештырыла.
Шулай ук бу көнне ел дәвамында узган төрле конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләү, концерт.
Кичтән бәйрәм ЗАГС бинасы каршында дәвам итәчәк: концертта популяр җырчы Элвин Грей чыгыш ясар дип көтелә.
Чара "Чикаго" утлы шоу белән тәмамланачак.