Лениногорск районы башлыгы коррупциягә каршы сораулар буенча конференция утырышында катнашты

2017 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Коррупциягә каршы стандартларны формалаштыру һәм аларны куллануның актуаль мәсьәләләре буенча фәнни-гамәли конференциясендә иде ул. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Россия Федерациясе Президенты Администрациясе, федераль министрлыклар һәм ведомстволар, илебез субъектлары дәүләт органнары вәкилләре, коррупциягә каршы эшне өйрәнүче әйдәп баручы галимнәрнең чакыруыбызны кабул итүе бик сөенечле, дип сүз башлады республика лидеры.

“Хәзерге заман шартларында икътисад, көндәшлекне үстерү, инвестицияле проектларны тормышка ашыру өчен шартлар тудыру, инновацияле сәнәгатькә йөз тотып эшләү актуаль. Әмма коррупциянең таралу зурлыгын исәпкә алсак, бу күренеш белән көрәшү өчен өстәмә ысуллар кулланырга кирәк. Ул гражданнарның да, безнең дәүләт партнерларының да ышанычын югалта. Коррупция вирусы белән өлкәдәге структура вәкилләре генә түгел, ә бизнес өлкәсе дә зарарланган”, - ди Рөстәм Миңнеханов.

Бу мәсьәләне чишү өчен, катгый ысуллар куллану мөһим, ди республика җитәкчесе.

“Татарстанда бу эш инде башланды. Предприятиеләр уставларына һәм хезмәт килешүенә үзгәрешләр кертелде. Моннан тыш, 2014 елдан алып, республиканың эре компанияләре коррупциягә каршы сәясәт нигезендә, стандартлар кабул итте. Татарстан — инновацияле үсеш юлыннан салмак кына баручы төбәк. Безнең предприятиеләрнең оешкан төстә эшләве икътисадның әйдәп баручы юнәлешләрендә яхшы күрсәткечләргә ирешергә ярдәм итә”, - диде Рөстәм Миңнеханов һәм субъектның узган ел ирешкән икътисади уңышлары белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International