Бәйрәм иттек көн буе

2017 елның 13 июне, сишәмбе

Шәһәребездә Россия көне быел аеруча зурлап билгеләп үтелде. Бәйрәм чаралары төрле мәйданчыкларда көне буена дәвам итте.

Бәйрәм иртәсе 8 нче мәктәптә башланып китте. Бөек Ватан сугышында Җиңү  илебез өчен изге көн булуын исәптә тотып, “Берлин өчен көрәш” реконструкциясен тәкъдим иттеләр. 8 нче һәм 4 нче мәктәп укучылары   сугышчы киемнәрен киеп, кулларына автоматлар тотып, фашистларны ничек тар-мар итүләрен күрсәтте. Чын кинофильм мәйданчыгын хәтерләтте ул. Пулеметтан утлар чыкты, төтен чыгарып танклар янды.

Нефть монументы янында узган “Уйнагыз гармуннар!” бәйгесе көндезге бәйрәмнең төп чарасы иде. Ул флешмоб белән башланды. Район башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов бәйрәм белән тәбрик итеп, илебезнең елдан-ел көчлерәк булуын һәм без – россиялеләр дип горурланып яшәүне теләде. Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илдус Касыймов республика һәм илнең социаль-икътисади үсешендә лениногорскилыларның өлеше зур булуын билгеләп үтеп, рәхмәтен белдерде.

“Уйнагыз гармуннар!”ны балалар музыка мәктәбенә йөрүче яшь баянчылар башлады. Олыгаеп баручы гармунчыларга алмашларны әзерлиләр биредә.   Аларны  район һәм шәһәребезнең урта һәм өлкән буын гармунчылары, күбебезгә яхшы таныш – Минзыя Таҗиев, Илдус Камалов һәм башкалар алыштырды.  Бәйге булуын ишетеп, Әлмәтнең гармунчылар ансамбле дә килгән.

Яңгыр туктап, кояш чыккач, гармунчылар көй сузган арада, балалар асфальтта рәсем ясады. Бәйрәм карарга килүчеләр дә артты. Тәм-том белән сату итүче сәүдә палаткалары эшләде, шашлык пеште.

Скейт-паркта (автовокзал янында) “Россия балалары” дип аталган кечкенә лениногорскилылар өчен мәдәни-спорт чарасы узды. Биредә балалар өчен эстафета, конкурслар оештырылды, асфальтта рәсем дә ясадылар. Волонтерлар белән бик теләп флешмобта катнаштылар. Паркка килүче һәркем татлы бүләк, призлар алды.

Бу көнне  спорт чаралары да күп булды. 13 нче мәктәпнең спорт мәйданчыгында җирле депутатлар белән сайлаучылар  үзара футбол уйнады. Россия көне уңаеннан, ул быел өченче тапкыр үткәрелде. Депутатлар командасында район башлыгы Рәгать Хөсәенов, аның урынбасары Сергей Тимаков, җылылык челтәрләре предприятисесе җитәкчесе Айдар Хисмәтуллин һәм башкалар бар иде. Сайлаучылар командасында капкачы булып Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе идарәсе начальнигы Марс Хәсәнов торды. Уенчылары – мәгариф идарәсе начальнигы Вагиз Санатуллин, шәһәр башкарма комитет җитәкчесе Александр Табаков, “Спартак” җәмгыяте җитәкчесе Фирдүс Өметбаев һәм башкалар. Уенда депутатлар командасы җиңү яулады. Алар “Бердәм Россия” партиясе җирле бүлекчәсенең Кубогы һәм Дипломнарына ия булды.

Кичке якта түбән сулык буендагы сәхнәдә район башлыгы Рәгать Хөсәенов унике егет-кызга паспорт һәм мәктәп, шәһәр тормышында актив катнашучыларга стипендияләр тапшырды. Төрле бәйге-конкурсларда җиңү яулаган иҗат коллективлары һәм җырчы-биючеләр бәйрәм концерты бүләк итте.

Республиканың яшь йолдызлары Салават Миңнеханов белән Гүзәлем концертын карарга күбесе гаиләләре белән килгән иде. Җырчыларның чыгышын әтиләренең җилкәләренә  утырып каручылар да булды. Алар янына чыгып биюче кыю балалар да күренде.

Россия көне караңгы төшә башлаган күкне яктыртучы бик матур салют белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International