Юбилее белән котладылар

2017 елның 19 июне, дүшәмбе

Фәүзия апа Карпова тумышы белән Чистай районы Тубылгы авылыннан.Алты балалы гаиләдә дөньяга килә. Эшләп, авырлык күреп үсәргә туры килә. Яшүсмер чагына сугыш еллары туры килә: олылар бергә колхозда эшли.

Чистай педагогия техникумын тәмалагач, юллама белән Шөгергә эшкә килә. Анда ул тәрбияче дә, балалар бакчасы мөдире булып та эшли.

1964 елны тормыш иптәше Иван Карпов белән Лениногорск шәһәренә күчеп киләләр. Фәүзия әби 15нче номерлы балалар бакчасына эшкә урнаша һәм пенсия яшенә кадәр шунда хезмәт куя.

Юбилярны Туган көне белән котларга туганнары, җирле администрация вәкилләре, эш урыныннан  килгәннәр иде.

Фәүзия апага Президент Владимир Путинның Котлау хатын һәм бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International