Лениногорскилылар зурлап бәйрәм итте

2017 елның 31 августы, пәнҗешәмбе

Бәйрәм “Юбилейный” паркында үтте. Ул театральләштерелгән күренеш белән башланып китте. Бик күп кунаклар да килгән иде. Алар халыкка котлау сүзләрен җиткерде. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов районыбызның республиканың иң нык үскән районы булуын билгеләп үтте. Бик күп кешегә Рәхмәт хатлары тапшырды. Үзешчәннәр концерты булды. Ахырдан татар эстрадасы җырчысы Фирдүс Тямаев һәм Россия эстрадасының “На-на” төркеме чыгышы булды. Бәйрәм салют белән тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International