26 августта Яңа Шөгернең 100 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы үтте. Анда район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков катнашып, авыл кешеләренә Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр таратты. Авыл җирлеге башлыгы Лилия Шиһапова да бик күп кешегә Рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырды. Бәйрәм концерт белән дәвам итте.