Яңалыклар

Лениногорск  районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде.

   Президент  иң элек республика Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов һәм район башлыгы Рәгать Хөсәенов белән  вертолеттан язгы кыр эшләренең барышын, кырларны  күзәттеләр. Аннары Кирлегәч авылы янындагы кырда авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, белгечләр, авыл җирлеге башлыклары белән очрашты. Кирлегәчтә  авыл халкы белән очрашты, ветераннарны бәйрәм белән тәбрикләде, һәйкәлгә чәчәкләр салды. Шулай ук республика программасы буенча авыл клубы ремонты белән танышты. Биредә эшләр 70 процентта башкарылган.

 

 


Подготовка к выборам


 

2015 ел парклар һәм скверлар елы

30 май көнне Кирлегәч авылы “Ихлас” халык фольклор ансамбле Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге Биектау муниципаль районы Башкарма комитеты Иске – Казан дәүләт мәдәни – тарихи һәм табигать музей тыюлыгы үткәргән. Иске –Казан түгәрәк уены татар фольклоры фестивалендә катнашып 3 дәрәҗә лауреат Дипломы белән бүләкләнделәр. Җитәкчеләре: Шигапов Т.Р. һәм Шигапова Г.М.  Оештыручы авыл җирлеге башлыгы Салахова С.Р.  һәм автобус белән ярдәм итүче  ОАО “Татойлгаз” оешмасына алар бик рәхмәтле.


Кирлегәч мәчетенә капиталь ремонт үткәрелде
 

Кирлегәч авыл җирлегендә яңа мәчет 2004 елда сафка басты. Әлеге мәчетебез бик якты, матур , авыл уртасында ямь биреп тора.  Шулай булуга карамастанда авылдашыбыз Хөсәен һәм Гәндәлиф Исхаковларның кызлары Венера апаның улы Ильдус Рәшит улы Мөбәрәкшин  бригадасы белән авылыбызга  ярдәм итеп мәчетебезгә кап. ремонт үткәрде. 5 тәрәзәгә пластик куйдырды (1 тәрәзәне авылдашыбыз Хайбриев Котдус абый үз акчасына ясатты, 4 тәрәзә мәчет акчасына ясалды), асылмалы түбә, нарат агачыннан вагонка белән эчен тышладылар, идәненә ковралин җәйделәр. Мәчетебез искиткеч матур булып калды. Авыл халкы авылдашларыбызга бик рәхмәтле.

 

 

 

 

 


Сабантуй - 2012

Кирлегәч авыл җирлегендә Сабантуй бәйрәме 10 июнь көнне тау башындагы наратлыкта көндезге сәгать 12. 00 дә башланды.
Бәйрәмдә катнаштылар һәм чыгыш ясадылар: Кабиров Р.З. – район вәкиле, Галимов Н.С. – авылдашыбыз, район Советы депутаты, Магизянова Р.А. – экономист Агрофирма “Лениногорск”, Мукимов Р.К. – КФХ “Мукимов”.
Бәйрәм төрле спорт номерлары һәм концерт белән аралаштырылып барылды.
Сабантуй оешкан төстә һәм күңелле үтте.

 

 

"Ихлас"  ансамбле

Көрәш

 

 

Соңгы яңарту: 2024 елның 12 феврале, 08:54

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International