"БЕРДӘМ РОССИЯ Яшь гвардиясе" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы

Элемтә өчен мәгълүмат:

Адрес: 423250, Татарстан Республикасы, Лениногорск шәһәре, Куйбышев ур., 21 йорт.

Телефон: (85595) 5-25-89.

Факс: (85555) 5-16-11

E-mail: leninogorsk@tatedinros.ru

 


"БЕРДӘМ РОССИЯ Яшь гвардиясе" эше турында

Оешма үзенең эчке структурасын, максатларын, формаларын һәм методларын билгеләүдә ирекле. «БЕРДӘМ РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясе идеяләрен хуплый.

Яшьгвардиячеләр волонтерлык хәрәкәтенә җәлеп ителгән, шәһәр өчен мөһим булган хезмәт, спорт, мәдәни эшләрдә һәм чараларда катнаша.

Лениногорск муниципаль районында оешма 2002 елда оештырылды.

Яшь Гвардия составына кабул итү шәхси язма гариза нигезендә башкарыла.

Устав максатлары:

- яшьләрне демократик  социаль-гадел җәмгыять төзү процессларына җәлеп итү;

- яшьләрдә патриотизм һәм үз илең өчен горурлык хисе тәрбияләү;

- Россия дәүләтчелеген ныгыту максаты белән яшьләрнең милләтара һәм конфессияара аралашуы өчен шартлар тудыру;

- яшьләр мәдәниятен формалаштыруга, яшьләрнең белем, интеллектуаль һәм һөнәри дәрәҗәсен күтәрүгә ярдәм итү;

- буыннарны интеграцияләү һәм үзара аңлашу максаты белән Россия дәүләтенең иң яхшы казанышларын һәм традицияләрен пропагандалау;

- кеше һәм гражданны һәрьяклап үстерү һәм тәрбияләү өчен шартлар тудыру һәм формалаштыру, аның берләшүгә булган хокукларын канәгатьләндерү;

- сәламәт яшәү рәвешен, мәгариф һәм хезмәтне пропагандалау;

- мәдәниятне саклап калу һәм арттыру, фән, спорт һәм туризм үсешенә ярдәм итү.

Устав максатларына ирешү өчен оешма түбәндәге бурычларны хәл итә:

- гражданлык җәмгыяте идеяләрен тарата, халыкның хокукый аҗ дәрәҗәсен арттыра, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклауга ярдәм итә;

- яшьләрнең сәяси-хокукый культурасы дәрәҗәсен күтәрә;

- устав максатларын һәм бурычларын тормышка ашыру эшендә дәүләт һәм дәүләтнеке булмаган структуралар белән хезмәттәшлекне гамәлгә ашыра;

- съездлар, конференцияләр, киңәшмәләр, семинарлар, симпозиумнар, күргәзмәләр, конкурслар, фестивальләр, концертлар һәм башка чаралар оештыра һәм үткәрә;

- яшьләрнең социаль хәлен яхшыртуга һәм аның хокукларын тормышка ашыруга ярдәм итә;

- Икътисад, хокук, мәгариф, фән һәм мәдәният өлкәсендә физик һәм юридик затларга ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән программаларны һәм инициативаларны тормышка ашыра.

 

Соңгы яңарту: 2024 елның 29 гыйнвары, 09:12

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International