Яңалыклар

   5 май көнне Куакбаш авылы китапханәсе, авыл клубы хезмәткәрләре, авыл җирлеге башлыгы белән берлектә сугыш һәм тыл ветераннарының өйләренә барып, якынлашып килүче бәйрәм белән котлап, күкрәкләренә Георгий лентасы беркеттеләр һәм 8 майда үтәчәк бәйрәм чарасына чакырдылар.

  

  


 Изгелек корабы

   Изгелек кылу – кеше тарафыннан эшләнә торган иң матур гамәлләрнең берсе. “Изгелек корабы” акциясе – шушы изгелекләрне тормышка ашыру өчен иң яхшы мөмкинлекләрнең берсе.

26 апрель көнне Куакбаш авылы китапханәсе шушы акциягә кушылды. Авыл җирлеге башлыгы Ахметзянова Р.Р. һәм мәдәният йорты җитәкчесе Ахметова М.С. кызы белән берлектә, күп балалы Гататдиновлар һәм Мостафиннар гаиләләренә изгелек визиты ясадык. Гататдиновлар гаиләсендә өч бала һәм алар гаиләләре белән иң актив китап укучылар. Мостафиннар гаиләсендә дүрт бала: иң зурысы беренче сыйныфта укый. Бу гаиләдәге балалар өчен китаплар, уенчыклар җыйдык, уку өчен кирәк – яраклар, тәм – томнар алдык. Балалар безнең килүгә бик шатланып, күчтәнәчләрне рәхмәтләр әйтеп кабул итеп алдылар. Аларның шатлыклы елмаюларын күреп без дә бик бәхетле мизгелләр кичердек.

  


   22 февраль кѳнне Куакбаш авыл җирлегендә Ватанны саклаучылар кѳненә багышланган чаралар үтте. Бәйрәм  мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган концерт номерлары белән башланып китте,Куакбаш авыл җирлеге башлыгы Рушания Әхмәтҗанова барлык ир- егетләрне бәйрәм белән котлап исәнлек-саулык, тыныч күк йѳзе теләде.  Спорт ярышлары белән кызыклы уеннар бергә үрелеп барды.  Мәдәният йорты каршында  гер күтәрү, аркан, палка тарту кебек уеннар оештырылган булса, залда теннис, бильярд,  кул кѳрәше, шашка Һәм шахмат уеннары оештырылган иде. Балалар да читтә калмады, алар   тѳрле кызык уеннарда катнаштылар.

 


Китапханәдә эңгер – меңгер

Куакбаш авылы китапханәсендә һәрдаим кызыклы чаралар үткәрелеп тора. 25 апрель көнне балалар өчен Бөтенроссия “Библиотөн - 2014” акциясе кысаларында “Китапханәдә эңгер – меңгер” дип аталган бик кызыклы чара үтте. Аның темасы “Вакыт аралыгында сәяхәт” дип аталды.Бу кичтә балалар китаплар патшабикәсе белән вакыт аралыгында сәяхәт иттеләр. Бәйрәм әдәби кунакханә белән башланып китте. Яшь китап сөючеләр белән очрашуга Куакбаш авылында яшәп иҗат итүче шагыйрь Әгъләс Шәйхетдинов килгән иде. Балалар аның тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Шагыйрь үзенең яңа шигырьләре белән таныштырды, балаларның сорауларына җавап бирде.
Әдәби кунакханәдә очрашудан соң балалар китаплар патшабикәсе белән үткән заманнарга сәяхәткә кузгалдылар. Алар кулларына шәмнәр тотып караңгы “тоннель» аша музейга килделәр. Биредә аларны мәдәният йортының хуҗабикәсе Әхмәтова Минзилә Сафуан кызы каршы алды. Ул балаларны музей белән таныштырып үткән заманнарда әби – бабаларыбызның ничек яшәгәнлекләрен, нинди эш кораллары кулланганнарын бик кызыклы итеп бәян итте. Шулай ук ул бөек шагыйребез Габдулла Тукайның иҗатына да тукталып китте. Музей белән танышканнан соң яшь китап сөючеләр сәяхәтне дәвам итеп, киләчәк китапханәсенә килеп керделәр. Биредә алар “ Киләчәктә китапханә” дип аталган бик кызыклы презентация караганнан соң “ Мин киләчәк китапханәсен ничек күз алдына китерәм” дигән темага фикер алыштылар. Алда әле балаларны тагын бер кызыклы сюрприз көтә иде – китаплар патшабикәсе үзе белән яңа китап бирү җайланмасы алып килгән! Бу җайланма янына килеп кнопкасына баскач ул төрле утлар белән җемелдәп яна башлый. Аңа үзеңә кирәкле китапның исемен һәм авторын әйткәч ул шул китапны чыгарып та бирә.Бәлки киләчәктә бездә дә шундый китап бирү автоматлары торыр, кем белә? Ләкин нинди генә заманалар килсә дә , китапны кулга тотып укуны берни дә алыштыра алмас дигән фикер белән барсы да килеште. Бәйрәм “ Күңелле дискотека” белән дәвам итте.Балалар рәхәтләнеп биеде, күңел ачты.
Шушындый кызыклы чаралар балалар күңелендә китапка мәхәббәт тәрбияләргә, балаларны китапханәләргә тагын да ныграк тартырга ярдәм итә.

 

 


 

 

Җирле үзидарә кѳне

21 нче апрель кѳнне Куакбаш авыл китапханәсендә җирле үзидарә кѳне билгеләп үтелде. Бәйрәмне китапханәче Гүзәлия Мифтахова котлау сүзләре белән башлап җибәрде. 8 класс укучылары арасында «Мин авыл җирлеге башлыгы булсам» дигән иншалар конкурсы игълан ителгән иде, нәтиҗәләр ясалып, җиңүчеләрне авыл җирлеге башлыга Әзһәр Галеев бүләкләп үтте.
Бәйрәмгә кайчан да булса авыл Советында эшләп чыккан, ветераннар чакырылган иде, алар үзләренең истәлекле хәтирәләре белән уртаклаштылар.
Авыл җирлеге турында презентация караганнан соң, чәй табыны үткәрелеп, ветераннарга азык-тѳлек салынган пакетлар бирелде. Бәйрәмнән барысы да бик канәгать калды.

 

 

 


 

Авыл җирлеге башлыгы 2013 елда эшләнгән эшләр буенча хисап тота

29 январь көнне Куакбаш авыл җирлеге башлыгы Әзһәр Гәлиев 2013 елда эшләнгән эшләр буенча халык алдында хисап тотты. Полиция хезмәткәре Илнур Муртазин халыкка мөрәҗәгать белән чыкты, алдау юлы белән акча җыючылар күбәеп китү сәбәпле, бик сак булырга чакырды. Гавами тыңлауларда “Лениногорск муниципаль районы” башкарма комитет җитәкчесе Айдар Хисматуллин катнашты.

 

 

 


Экологик өмәләр

20 октябрь көнне “Куакбаш авыл җирлеге”ндә экологик өмәләр утте. Куакбаш авылында агачлар утыртылды, зиратлар чистартылды. Чүте авылында зират чистартылды.

 

 


 

 

Укытучылар көне

13 октябрь көнне Куакбаш авылы мәдәният йортында Укытучылар көненә багышланган “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” исемле бәйрәм кичәсе үткәрелде.
Укытучы... Бүген галим дә, ташчы да, иген игүче дә синең олы исемең алдында баш ия, чөнки теләсә кайсы һөнәргә юл башы синең фидакәрь хезмәтең нәтиҗәсендә салына.Син дөньядагы барлык уңай сыйфатларны үзеңә туплагансың.Киң күңеллелек, тырышлык, кешеләргә чиксез мәхәббәт...Хөрмәтле укытучылар! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз. Әнә шундый хөрмәт сүзләре белән башланып киткән кичә мәктәбебездә эшләүче һәрбер укытучыны котлап, аларның хезмәтләре турында сөйләп уткәрелде. Шулай ук хәзерге вакытта лаеклы ялда булган укытучылар-Валиуллина Мәмдүдә,Ихсанова Ярия,Тухфатуллина Минсәрвәр,Зямалиева Миннур,Галимова Фагыйлә,Тухбатова Розалия апалар да әлеге кичәдә котлаулар кабул иттеләр.Бу бәйрәмгә сюрприз ясап,безнең мәктәптә озак еллар эшләп киткән, авылыбызны үз авылы кебек якын күргән, Шәмсуаров Таһир Ярулла улы да килде.

Без беләбез сезгә җиңел тугел,
Күпме язмыш сезнең кулларда.
Ләкин, ышан һәрчак без булырбыз,
Сез күрсәткән тугры юлларда.
Котлы булсын күркәм бәйрәмегез
Саулык теләп,зурлап дәшәбез.
Игелекле хезмәтегез өчен,
Хөрмәт тоеп яшәгез.

Һәркайда кеше -бәяләп бетергесез кыйммәтле хәзинә. Кешеләр илнең хуҗасы һәм тоткасы. Ә илебез киләчәгенең тоткасы сезнең кулларда, хөрмәтле укытучыларыбыз. Сез кешеләргә белем ачкычы бирәсез, кешеләрне Кеше итәсез, олы юлга илтәсез.Сезгә моның өчен барлык укучыларыгыз исеменнән олы рәхмәтебезне белдерәбез.

 


 

 

Өлкәннәр көне

6 октябрь көнне Куакбаш авылы мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм кичәсе үткәрелде.”Куакбаш авыл җирлеге” муниципаль берәмлегендә бүгенгесе көндә 103 өлкән яшьтәге кеше исәпләнә.Бу бәйрәмдә өлкәннәрне котлап, авыл башлыгы Миннеәхәт Шарапов, аларга исәнлек-саулык һәм тыныч картлык көннәре теләде һәм бүләкләр өләште.Мәдәният йортының үзешчән сәнгать коллективы өлкәннәрне котлап, бәйрәм концерты күрсәтте.


 

 


 

1 сентябрь – Белем бәйрәме

Җәйге кызу көннәрдән соң 1 сентябрьда районның мәгариф учреждениеләре үзләренең укучыларын кабул итеп алды. Куакбаш авылы мәктәбендә бүгенге бәйрәм иртәсе тантаналы төстә башланып, аерым сценарий нигезендә алып барылды. Тантанада авыл җирлеге башлыгы Шарапов Миннеәхәт Минневәли улы килгән кунакларны һәм укучыларны бәйрәм белән котлады, укучыларга, мәктәп коллективына матур теләкләрен җиткерде. Яңа уку елында яңгыраган тәүге кыңгырау чыңыннан соң укучылар классларына таралды.Быел 1 сыйныфка 8 бала укырга керде.Чыгарылыш 9 сыйныфта 15 укучы.Мәктәптә барлыгы 86 укучы укый.

 

 

 

 

 

Соңгы яңарту: 2024 елның 29 гыйнвары, 14:03

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International