Авыл җирлеге турында

 

Географик урыны “Глазово авыл җирлеге” муниципаль берәмлеге Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышында, Лениногорск шәһәреннән 25 км ераклыкта, Бөгелмәдән – 57 км һәм Әлмәт шәһәреннән 57 км ераклыкта урнашкан.
Авыл җирлеге территориясендә көньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка Урман Шушмасы елгасы ага. Шуннан башка күп инешләр бар, күбесе чишмә төрендә. Авыл җирлеге файдалы казылмаларга бай: ком, балчык, мәтеле таш.

Авыл җирлегенең мәйданы – 387 га

Халык саны – 274 кеше

Милләт составы:
руслар – 41%
татарлар – 57%
башка милләтләр – 2%

Кыскача тарихи белешмә:
Авыл җирлеге 1850 елда барлыкка килә. 1978 елда “Глазовский” симертү күмәк хуҗалыгы оештырыла, 2003 елдан - “Үрнәк” КП, 2007 елдан – “Йолдыз” ҖЧҖ.

Төп социаль-икътисади күрсәткечләр
Авыл хуҗалыгы эшчәнлеген “Йолдыз” ҖЧҖ алып бара. Төп юнәлеше – терлекчелек һәм үсемлекчелек.

Авыл җирлегендәге оешмалар
“Йолдыз” ҖЧҖ

Адрес: Үрнәк-Күмәк авылы, Мәктәп урамы, 3а йорт
Галеев И.И.

“Шешма” шәхси кибете
Адрес: Үрнәк-Күмәк авылы, Мәктәп урамы, 3а йорт
Бектяшева Д.Ф.

Истәлекле урыннар
Үрнәк-Күмәк авылында Бөек Ватан сугышына багышланган “Стелла” обелискы бар
Глазово авылы җирлеге территориясендә җәйге балалар лагере “Ялкын” һәм балалар лагере “Ландыш” бар.


Күренекле шәхесләр
Әбләзова Камалия –укытучы, әдип
Галимов Ягъфар Зөфәр улы – Россиянең атказанган нефтьчесе
Насыбуллин Равил Сәлим улы – полковник, гражданнар оборонасы идарәсе булган җитәкчесе

 

Соңгы яңарту: 2020 елның 22 декабре, 09:18

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International