Авыл җирлеге турында

Географик урыны
Лениногорск шәһәреннән 60 км, ә Әлмәт шәһәреннән 40 км ераклыкта урнашкан.
Климаты уртача континенталь. Еллык явым-төшем - 432 мм. Авыл табигатьнең матур күренешле урынында, тау астыннан чыккан инеш буена урнашкан. Авыл җирлегендә файдалы казылмалар бар: ком, балчык, вак таш, известь.

Муниципаль авыл җирлегенең мәйданы – 603 га
Халык саны - 405 кеше 
Хезмәткә яраклысы - 203,
Пенсионерлар - 148,

Студентлар - 24, 
Мәктәп укучылары - 47,
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар -30.

Милләте буенча:
Татарлар – 99. 9%
Немец – 0.01 %

Кыскача тарихи белешмә
Кирлегәч авыл җирлеге 1745 елда оешкан. Тарихи белешмәдән чыгып авылга нигез салучы ирнең һәм аның хатыны Карлыгачның исемнәреннән алынып Сәет Карлыгычы диет аталган.
Авылга 1931 елда күмәк хуҗалык оештырылып “ Кызыл Октябрь” исеме бирелә.
1967 елда күмәк хуҗалыкка яңа “Г.Тукай” исеме бирелә.
2005 елда ААҖ “Карлыгач” итеп үзгәртелде.
2009 елдан бирле ААҖ” Акмаль - Агро” исемен йөртә.

Авыл җирлегендәге оешмалар
Кирлегәч авыл җирлеге башкарма комитеты
Кирлегәч авылы, Совет урамы, 33А,
тел. 3-10-10
Җитәкчесе – Фазылова Х.З.

Кирлегәч төп гомуми белем бирү мәктәбе
Кирлегәч авылы, Совет урамы, 39,
тел. 3-10-19
Җитәкчесе - Салахова С.Р.

Кирлегәч авылы балалар бакчасы
Кирлегәч авылы, Совет урамы, 39-1,
Җитәкчесе – Газимҗанова Э.М.

Кирлегәч авылы фельдшер – акушерлык пункты
Кирлегәч авылы, Совет урамы, 33А,
тел. 3-10-39
Җитәкчесе – Вахитова Д.Я.

Кирлегәч почта бүлеге
Кирлегәч авылы, Совет урамы, 33А,
тел. 3-10-33
Җитәкчесе – Солтанова Б.Ә.

Кирлегәч авылы мәдәният йорты
Кирлегәч авылы, Совет урамы, 33а,
Җитәкчесе – Шиһапов Т.Р.

Кирлегәч авылы китапханәсе
Кирлегәч авылы, Совет урамы, 33а,
Җитәкчесе – Фәризова Н.Ш.

Кәсепче сәүдә оешмалары
Кибет “Инеш

Кирлегәч авылы, Совет урамы, 8а
җитәкчесе - Канзафаров И.М.

Кибет “Чишмә”
Кирлегәч авылы Совет урамы, 32а,
җитәкчесе – Минһаҗев И.Г.

Кафе –кибет “ Ням-ням”
Кирлегәч авылы Совет урамы, 8б,
җитәкчесе – Садриева А.Ә.

Авылның истәлекле урыннары
Авыл җирлегендә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм тол хатыннар истәлегенә һәйкәл төзелгән.

Күренекле шәхесләре
Галимов Нәҗип Салих улы, РРНУ җитәкчесе, пенсионер, Лениногорск шәһәрендә яши
Бадретдинов Әгъләм Зиятдин улы, УПНК и КРС җитәкче урынбасары, пенсионер, Әлмәт шәһәрендә яши
Нотфуллина Люция Кәлимулла кызы, ТАССР мәдәният өлкәсенең атказанган хезмәткәре, райисполком сәркәтибе, пенсионер, Лениногорск шәһәрендә яши
Хафизов Фәткелислам Минислам улы – подполковник, 1999 елда вафат
Ибраһимов Фатих Исхак улы – РСФСР ның атказанган мөгаллиме, журналист, филология фәннәре кандидаты
Мөхәммәтшин Габбас Нурулла улы - Татарстан мәдәният министрының төзелеш буенча урынбасары, Татарстанның атказанган төзүчесе, Әлмәт якташлыгының Казан шәһәрендәге җитәкчесе, Казан шәһәрендә яши.

Соңгы яңарту: 2020 елның 22 декабре, 09:29

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International