Авыл турында

Географик урыны
Мөэмин-Каратай авылы районыбыздан көньяк-көнчыгышка таба 45 км ераклыкта, ә Әлмәт шәһәреннән 50 км ераклыкта урнашкан. Кышын уртача температура -30С, җәен +28С. Таулар арасындагы чокырсу урынга урнашкан авылыбызның уртасыннан Каратай елгасы ага.
Авыл җирлеге файдалы казылмаларга да бик бай: нефть һәм газ катламнарыннан тыш, төзү материаллары: известь, ком, балчык һәм таш.

Авылның мәйданы, халык саны
Мөэмин-Каратай авыл җирлегенең мәйданы 97,334 га, территориянең 56,2744 га хуҗалыкларның төзелешкә бирелгән мәйданы 56,2744 га, ә калган мәйданы 30,3189 га халык кулануында.

Халкы
Мөэмин-Каратай авылында 270 кеше исәпләнә.
Хезмәткә яраклы кешеләр – 153
Пенсия яшендәге кешеләр – 90

Укучылар - 30
Мәктәпкәчә яшендәге балалар – 34

Милләт составы:
руслар – 1%
татарлар – 97%
удмурт- 1%
әзербайҗан-1%

Кыскача тарихи белешмә
Мөэмин-Каратай авыл Советы 1918 елда оеша. 1954 елда Иске Иштирәк авыл Советына кушыла. 1992 елда яңадан аерылып, мөстәкыйль Мөэмин-Каратай авыл Советы булып кала. 1995 һәм 2005 нче елларда Советларда үзгәртүләр була: җирле үзидарәләр һәм муниципаль берәмлекләр барлыкка килә, аларның хокук нигезләре үзгәртелә, әлеге үзгәрешләр Советның исеменә, төзелешенә, йөкләнгән бурычларына кагыла. 1989 елда “Маяк” күмәк хуҗалыгы оештырыла, әмма ул 1999 елга кадәр генә эшләп килә, аны Куйбышев исемендәге күмәк хуҗалыкка кушалар.

Авыл җирлегендәге оешмалар
«Минзилә» кибете
Мөэмин-Каратай авылы, Механизаторлар урамы, 37 а йорты
Тел.3-30-20
Сәхәпова М.Ш


Истәлекле урыннары һәм күренекле кешеләре
Мөэмин-Каратай авылында, Галиуллин М.Х. төзегән, 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга Һәйкәл бар.
Шәмсуаров Таһир Ярулла улы – шагыйрь, Язучылар Союзы әгъзасы;
Сабирҗанов Алмас Малик улы – күп тапкырлар көрәштә беренчелекне алган батыр;
Сабирҗанов Нариман Малик улы – спортчы;
Галләмов Әгъдәм Вәли улы – Бөек Ватан сугында катнашкан, язучы, барлык башлангычларда да үзен актив күрсәтә.

Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 18:24

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International