Авыл җирлеге турында

Географик урыны

“Иске Шөгер авыл җирлеге” муниципаль берәмлеге Лениногорск шәһәреннән 32 км көнбатыштарак урнашкан. Авыл җирлеге Лениногорск шәһәре белән асфальт юл белән тоташкан, 98 % газ белән тәэмин ителгән.
Район файдалы казылмаларга бай: нефть ятмалары, газ, битум.Шулай ук үзебездә чыга торган төзү материаллары: известняк, доломит, комлы-ташлы кушылмалар, кызыл балчык. Авыл җирлеге аша Шушма елгасы ага. Республика буенча торышы биек урыннарның берсендә. Климаты уртача-континенталь. Еллык явым-төшемнең нормасы 432 мм.
“Иске Шөгер авыл җирлеге” муниципаль берәмлек территориясендә Иске Шөгер һәм Яңа Шөгер авыллары урнашкан.

Муниципаль берәмлек мәйданы – 548 га.

Халык саны – 1042 кеше
Эшкә яраклы халык – 630 кеше
Пенсионерлар – 267 кеше
Укучылар – 160 кеше
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар – 100 кеше

Милләте ягыннан
Татарлар – 92%
Русслар – 4%
Башка милләтләр – 4%

Кыскача тарихи белешмә
Иске Шөгер авылының язмышы Татарстан нефте белән тыгыз үрелгән. Төбәктәге беренче дегетле чишмәләрнең мәгълүм булуы да, үзе саркып чыккан җир маен өйрәнергә килүче күренекле галим, геологларның юллары да, кыйммәтле чималны промышленность ысулы белән тәүге эзләп караулар да Шөгер исеменә бәйле. Шөгер ул – Татарстан нефтенең визит карточкасы.
Иске Шөгер 1747 елда үткәрелгән Икенче ревизия документларында телгә алына. Шушма һәм Шөгер сулары буенда Иске Шөгер авылы урнашкан. Татарлар. Биктимер Уркин – 80 яшь. Аның балалары: Каратай – 41, Карасман – 21, Имангол – 16, Карабай – 14 һәм башкалар. Якынча 9-10 гаилә.
Санкт-Петербург архив документларыннан күренгәнчә 1883 елда Иске Шөгер авылында 1575 кеше яшәгән. Мәчет төзелеше дә алга киткәне әйтелә. 1920 елда дүртенче мәчет манарасы калкып чыга (Яңа Шөгер авылында).
Авылда күп күренекле кешеләр яшәгән, шулардан Бәдретдин бине Могыйнетдин әл Шөгери – мәшһүр Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗаниның шәкерте, мөәзин Ризатдин Шиһапов, Исмагыйль мулла һ.б.
Иске Шөгер һәм Яңа Шөгер авылы аерым хуҗалыклар булып яшәгәннәр. 1931 елда Иске Шөгердә “Үзәк” колхозы оештырыла. Аның җитәкчеләре булып Разак Таһиров, Гыйрфан Шакирҗанов, Хәсән Нуриев торганнар. Яңа Шөгердә дә шул ук елны “Партизан”колхозы оештырыла.Колхоз белән җитәкчелек итучеләр – Гәрәй Зарипов, Зыя Сәмигуллиннар. 1950 елда “Үзәк”, “Партизан”, “Уңыш”, “Сортовод” колхозларын берләштерәләр һәм аның җитәкчесе итеп Зыя Әхмәтов билгеләнә. 1960 елда “Уңыш” колхозын “Шушма” колхозына үзгәртәләр. 1994 елда “Шушма” колхозы Иске Шөгер һәм Яңа Шөгер авылларын кертеп “Шушма” күмәк хуҗалыгына әйләнә.
1918 елда Шөгердә Совет власте урнаша һәм беренче авыл Советы барлыкка килә. 1995 елда Иске Шөгер җирле үзидарә Советы Иске Шөгер һәм Яңа Шөгер авылларын үз эченә берләштерә. Үзәге булып Иске Шөгер авылы тора.
1937-1938 елларда Иске Шөгер урта мәктәбе үзенең беренче укучыларын чыгара. Алар арасында лаеклы укытучы Зәйнәп Кашапова, Миңнур Җиһангирова, Мидхәт Садыйков, Россия Федерациясенең лаеклы укытучылары Җәмил Сабиров, Венера Әхмәрова, Фирдания Фәрхетдинова. Аларның эшләрен 5 Герой исемендәге мәктәптә яшь укытучылар дәвам итә.
Бөек Ватан сугышына Иске Шөгердән 400дән артык кеше китә, шуларның 210 әйләнеп кайтмый. Шулар арасыннан Самат Садриевка, Ибраһим Мурзинга, Ислам Халиковка Советлар Союзы Герое исеме Бирелгән. Тылда калган хатын-кызлар Фатима Мөхәммәтшина, Факиха Гыйльманова, Сорур Галимова, Фахирә Хөсеинова һ.б. иртәдән кичкә кадәр эшләгәннәр. Кешеләр колхозда гына түгел, нефтьче дә булганнар. Зиннәт Шәрифуллин, Фәсхетдин Шәрәфетдинов Социалистик хезмәт герое исеменә лаек булалар. Миллионер-колхоз эшчеләре арасыннан 19 алдынгы колхозчы орден һәм медальләр белән бүләкләнә.
Шул рәвешчә Иске Шөгер авылында 5 Герой барлыкка килә. Мондый авыл Татарстанда да юктыр. 2011 елда Иске Шөгер мәктәбендә 5 Геройга һәйкәл куела. Алар хөрмәтенә мәктәп 5 Герой исемендәге Шөгер мәктәбенә үзгәртелә. Иске Шөгер авылыннан чыккан кайбер кешеләрне әйтмичә үтеп булмый: академик Индус Тагиров, Казан дәүләт университеты тарих факультеты деканы, филологик фәннәр кандидаты Фазыл Фасеев, полковник Гаделша Хөсәинов, инженер Әхтәм Шщйхуллин, күренекле нефтьче Габделхәй Сөләйманов һәм Фәхразый Хәбибуллин, хәрби врач Энгел Фәсиев, Россия Федерациясенең лаеклы укытучысы Җәмил Нурлыгәрәев һ.б. күренекле кешеләр.

Чишмәләр
Шөгер җире файдалы казылмаларга гына түгел, ә таулар һәм чишмәләргә дә бай.
1. “Киле тау” чишмәсе тау битендә урнашкан, суы эчәргә яраклы.1951-1952 елда “Шушма” колхозы көче белән төзелгән.
2. “Текә тау” чишмәсе тау битендә урнашкан, авыл халкы көче белән төзелгән. 1996 елда авыл җирлеге тарафыннан капиталь ремонт ясалган.
3. “Караул тау” чишмәсе тау битендә урнашкан. Суы эчәргә яраклы, таштан, “Шушма” колхозы һәм Иске Шөгер авыл советы көче белән төзелгән. Караул тау битендә Насыйрҗан бабайның умарталыгы урнашкан булган. Умарталык кырыенда чишмә ага торган була. Бабай чишмәне карап, чистартып торган. Соңыннан бу чишмә авылның су линиясенә тоташтырыла. Чишмәнең чыгышы 8 л/мин – 11520 тәүлеккә литр.
4. “Пчельник” чишмәсе тау астында чокырда урнашкан. Суы эчәргә яраклы, таштан ясалган. 1965 елда авыл Советы һәм Яңа Шөгер халкы көче белән авылга китерелгән. Ике тау арасыннан чишмә ага торган була. Чишмәдән ерак түгел колхозның умарталыгы урнашкан була. Шуңа күрә чишмәне “Пчельник” дип атыйлар. Чишмәнең башка исеме дә бар ул “Бизмән тау” дип атала, чөнки тауның исеме дә шундый.
5. “Чат тау” чишмәсе “Чат тау” тавының битендә урнашкан, суы эчәргә яраклы, 1965-1966 елларда халык белән берлектә төзелгән. 1997 елда авыл Советы тарафыннан капиталь ремонт ясала.
6. “Габдрахман” чишмәсе Инеш елгасыннан ерак түгел урнашкан. Суы эчәргә яраклы. Элек бу урында сазлык булган. Халык тарафыннан чишмә кырые чистартыла. Чишмәне Габдрахим исемле кеше карап торган һәм шуның исемен биргәннәр. Соңыннан авылның су линиясенә тоташтырыла.

Төп социаль-экономик күрсәткечләр
Иске Шөгер авылы җирлеге территориясендә авыл хуҗалыгы предприятиясе бар. Кулланышта 91,669 мең гектар җирләр, сөрү җире – 65,872 мең гектар, көтүлекләр – 25,827 мең гектар тәшкил итә.

Авыл җирлегендәге оешмалар
Иске Шөгер медпункты

Иске Шөгер авылы, С.Садри урамы, 6 йорт
Тел.3-45-36
Җитәкчесе Рәхимова Ф.С.

Иске Шөгер авылы мәдәният йорты
Иске Шөгер авылы, С.Садри урамы, 7 йорт
Җитәкчесе Вильданова Х.М.

Иске Шөгер авыл китапханәсе
Иске Шөгер авылы, С.Садри урамы, 7 йорт
Җитәкчесе Ганиева Г.Р.

Чкалов исемендәге Шөгер авылы мәктәбе
Иске Шөгер авылы, С.Садри урамы, 5 йорт
тел.3-42-77
Җитәкчесе Гимаев Р.Р.

Иске Шөгер авылы балалар бакчасы
Иске Шөгер авылы, Совет урамы, 4 йорт

тел. 3-47-59
Җитәкчесе Шиһапов И.А.

“Шифа” кибете
Иске Шөгер авылы, С.Садри урамы, 4 йорт
тел.3-43-29
Җитәкчесе ООО “Сельмаг”

“Эльвира” кибете
Иске Шөгер авылы, М.Җәлил урамы, 33-а йорт
Җитәкчесе Кәшипов Х.Т.

“Сунарчы” кибете
Яңа Шөгер авылы, Чкалов урамы, 27-а йорт
Җитәкчесе Гыйләҗев Д.Х.


Авылда барлыгы 3 мәчет бар, хәзерге вакытта аның икесе генә эшли.

Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 20:47

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International