Авыл җирлеге турында

Географик урыны
Тимәш авылы Татарстан Республикасының көньяк-кончыгыш өлешендә, Лениногорск шәһәреннән көньяк-көнбатышка таба 3 км ераклыкта урнашкан. Төньяк киңлек: 54°31´, көнчыгыш озынлык: 52°22´, диңгез тигезлегеннән биеклек: 310 м. Авылның мәйданы – 350 га. Климат – чагыштырмача континенталь: озын салкын кыш, чагыштырмача кызу җәй. Явым-төшемнең еллык күләме 432 мм. Авыл урман-дала зонасында урнашкан. Киң яфраклы катнаш урманнар өстенлек ала. Авыл территориясеннән Олы-су, читтәрәк – Карамалы елгалары ага. Күп кенә чишмәләр бар. Җир катламы кара туфрак, комлык, балчык, авыр балчык җыелмаларыннан тора. Авылның тирә-ягы файдалы казылмалар – нефть, газ, балчык, комлыкка бай.

Кыскача тарихи белешмә
Авыл җирлеге 1708 елда барлыкка килгән. Иң беренчеләрдән булып күчмә халык килеп төпләнә. 300 ел – шактый зур әһәмияткә ия тарихи гомер. Бу вакыт эчендә Тимәш авылы җирендә күп мөһим вакыйгалар уза: Советлар власте урнашу, колхозлашу, Гражданнар сугышы, Бөек Ватан сугышы... 1929 елда беренче колхоз “Карамалы” оеша, 1933 елда авылда беренче трактор барлыкка килә. 1934 елда Тимәштә медпункт һәм колхоз яшьләре өчен җидееллык мәктәп ачыла. XVIII гасыр ахырында авылыбызда бөек шагыйрь һәм мәгърифәтче Габдерәхим Утыз Имәни әл Болгари яши һәм күп хезмәтләре белән дан була. 1984 елда вафат булгач, авыл зиратына күмелә. 1994 елда, аның кабере өстенә Мавзолей салына, ә авылның үзәк урамы аның исемен йөртә башлый.
Тимәш авылының горурлыгы булып күп кенә авылдашлар: фән докторлары, атказанган врачлар, нефтьчеләр, хезмәт Геройлары һәм башкалар тора.
1948 елның 26 июлендә Чияле тау итәгендә утырган өченче скважинадан куатле нефть фонтаны бәрә һәм бөтен дөньяга танылган уникаль Ромашкино нефть чыганыгын ачылуга сәбәп була. Шул көннән башлап, күп авылдашлар үзләренең тормышларын нефть өлкесе белән бәйлиләр. Нефтьчеләр арасыннан Социалистик хезмәт Геройлары, СССР Дәүләт премиясе лауреатларын, “Почет билгесе” орденнары кавалерлары, “Хезмәт даны” медальләренә лаек булучылар барлыкка килә.
Тимәш авылындагы нефть эпопеясы, Республикабыз хакына эшләнелгән каһарманлык, чыдамлык, аяузыз хезмәт үрнәге булып тора. Бу еллар бөтен көньяк-көнчыгышта куатле социаль-экономик үзгәрешләр, сәнәгать үсү еллары булып тора.
Бүгенге көндә Тимәш авылы халык саны буенча зурлыгы, төзеклеге буенча райондагы авылларның күбесеннән аерылып тора. Монда күп кенә сәнәгать объектлары: ОАО “СЗМН” ның филиалы – РРНУ, ЦДНиГ-5, ООО «Татспецтехснаб», икмәк пешерү йорты. Авыл тулысынча газлаштырылган, урамнар асфальтланган. Халыкка 10 кибет, почта, элемтә бүлеге, 2 фельдшер-акушерлык пункты, 2 китапханә, кафе хезмәт күрсәтә.

Истәлекле урыннар, данлыклы кешеләр:
Тимәш авылы территориясендә Утыз Имәни мавзолее, мәчет, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл, Ромашкино нефть чыганагын беренче ачучыларга багашланган Стелла, А.К.Мөхәммәтҗанов барельефы урын алып тора. 

Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 19:46

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International