Авыл җирлеге турында

Урмышлы авыл җирлеге Лениногорск районының көньяк-көнбатышында, Лениногорск шәһәрененнән 62 км ераклыкта урнашкан.
Урмышлы авылы бик матур урында урнашкан: ике ягыннан урманнар урап алса, өченче ягында бөтен табигать сөючеләрне үзенә тартып торучы аккошлары, кыр үрдәкләре белән буа бар, ә авыл уртасыннан бормаланып матур инеш ага. Табигате ком, известь, кызыл балчык, нефть кебек файдалы казылмаларга бай.
Урмышлы авылы җирлеге Кирлегәч авылы, Әлмәт һәм Чирмешән муниципаль районнары белән чиктәш.


Авыл җирлегенең мәйданы – 78,167 кв.км.
Халык саны- 456 кеше:
Урмышлы авылы -399 кеше
Яңа Елхово авылы – 40 кеше
Бохар авылы – 8 кеше.
Болгар авылы – 2 кеше.
Яңа Варваринка авылы - 3 кеше.
Иске Варваринка авылы – 4 кеше.


Хезмәткә яраклы кешеләр -193 кеше.
Пенсионерлар – 251 кеше.
Студентлар, укучылар, мәктәпкәчә яштәге балалар - 138 кеше.


Урмышлы чишмәләргә гаять бай авыл. Мөтәй чишмәсе, Бабай чишмәсе, Пумала каен авылның горурлыгы булып тора.



Авылның кыскача тарихы:
Авыл моннан якынча 400 ел элек нигезләнгән. Тарихи документларда беренче тапкыр 1746 елда искә алына. 1740 елда мишәр һәм типтәр халкы килеп төпләнә башлый. 18 гасырның 60 елларында бирегә Куакбаш кырыендагы Исмагыйль авылыннан бер төркем кеше күчеп килә. Шул ук елларда Оренбург-Казан трактын каравыллау өчен махсус мишәр полкыннан җайдаклар да китереп утыртыла. 1785 елда уздырылган Дүртенче ревизия вакытында авылда инде 8 типтәр – бабул һәм 15 йомышлы татар ир-ат теркәлә. Авылга иң баштан 3 гаилә килеп утыра. Аларның берсенең гаилә башлыгы Урмышлы, икенчесенеке – Мөтәй, өченчесенеке – Бикбау исемле булган. Беренче килеп утыручы хөрмәтенә авыл Урмышлы дип аталган. Мәгънәсе буенча “Урмышлы” сүзе урырлык, ягъни чәчеп урырлык җире булган урынны аңлата.

Авыл җирлегендәге оешмалар
Урмышлы гомуми төп белем бирү мәктәбе

Урмышлы авылы, Үзәк урамы, 6 йорт
тел. 3-12-02
Мифтахова С.И.

Урмышлы авылы балалар бакчасы “Ләйсән”
Урмышлы авылы, Үзәк урамы, 5 йорт
Имамтдинова Л.Т.

Авыл җирлегендә “Хөснелгата” мәчете бар.



Урмышлы авылы мәдәният йорты, китапханәсе
Урмышлы авылы, Узәк урамы, 1

Истәлекле урыннары
Урмышлы авылында 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар авылдашларга Һәйкәл бар.

Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 20:47

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International