Язгы өмәләр
Һәр ел, җирләр кардан ачылгач, апрель-май айларында авыл территориясен чүп-чардан, корыган агач, коелган яфраклардан чистарту эшләре алып барыла. Быел да төрле учреждение хезмәткәрләре, укучылар, авылда яшәүче һәркем бу эшкә актив катнаша.
29 апрель, 6 май көнне авылда гомуми өмәләр уздырылды. Моннан тыш Карпый, Иваш, Мәктәп һәм Тәрле чишмәләрдә чистарту эшләре башкарылды.
7 май көнне Кузьминовка авылы халкы җыелып зиратта, авыл клубы тирәсендә зур өмә оештырдылар.
Качману (Крещение)
18 нче январьдән 19ына каршы төндә Архангел Михаил храмы настоятеле иерей Константин “Тәреле чишмә”дә суны аруландырды. Чишмәгә авылдашлар әз килсә дә, тирә-як авыллардан килүчеләр байтак иде. Җаннарны сафландыручы, тәннәрне тазартучы, ризыкны тәмләндерүче аруландырылган суны өч көн алырга була әле. Бу төндә дә, аннан соң да суга чумып, җан-тәннәренә сихәт алучылар күп булды.
“Йөзек салу” йоласы
Раштуадан (Рождество) Качмануга (Крещение) кадәр Нардуган бәйрәмнәре дәвам итә. Быел да яшьләр өйдән-өйгә йөреп авылга бәйрәм төсе керттеләр. Ә 13 январь кичендэ авыл мәдәният йортына ансамбльгә йөрүчеләр йөзек салырга дәштеләр.
Сәхнәдә инде ансамбль бу йоланы уйнап күрсәткән иде берничә ел элек. Бу йола безгә әби-бабайлардан калган, Анда аулак өйләрдә уйналынган төрле уеннар уйналган, нардуганнар кергән. Йөзек салу өчен 3 кеше суга барган(кемдер гаиләдәге баш, кайсы уртанчы, кемдер төпчек булырга тиеш ).Суга барганда да, кайтканда да сөйләшмәскә, суның өстен бистәр(сөлге) белән каплап кайтырга. Бер кеше йөзек салдыручы итеп сайлана, йөзекләрне җыеп алып суга салып әйләндерә, бер йөзекне ала, җыелганнар җыру әйтә. Җыру беткәч , кулындагы йөзеген чиләктән алып “Кемнең йөзеге?” дип сорап хуҗасына тапшыра, җыру да шул кешегә атап җырланылган була. Йөзекләр хуҗаларына тапшырылып бетергәч, суны чыгарып түгәләр. Чиләктәге акчаларның төшүе буенча елның ничек киләсен дә юраганнар.
7 январь- Раштуа бәйрәме
Традицион Раштуа бәйрәменә театр түгәрәгенә йөрүче балалар быел да бик тырышып әзерләнгәннәр. " Рождественский подарок" дип аталган шигьри-музыкаль композиция күрсәттеләр. Аннан бәйрәмгә жыелган балалар чыршы янында төрле уеннар уйнадылар. Алар өчен лотерея уены да оештырылды. Авылыбыз храмы балаларга, бәйрәмгә жыелган өлкәннәргә тәмле күчтәнәчләр өләште.
Яңа елны каршылап
Балалар бакчасында Яңа елга бик тырышып әзерләнәләр: ишегалдында Кыш бабай белән Кар Кызы, әкият геройлары ясалган, бүлмәдә уенчыклар ясыйлар.
Мәктәп тә матур итеп бизәлә: тәрәзләрдә төрле бизәкләр, класслар матур бизәлгән. Федотовка мәдәният йорты да бик матур, тырышканнар кызлар.Кузьминовка авыл клубында да әзерлек сизелә.Администрация бинасы да бизәлгән.Хоккей корты янына чыршы куелган, мәдәният йорт каршындагысы да бизәлгән.Аларда караңгыда төрле-төрле утлар яна.
Федотовкага Кыш бабай килде
28 декабрьдә авыл урамнарында гармун, җиз кыңгырау тавышы ишетелде.Бу бизәлгән атларга утырып Кыш бабай йөри икән!. Балаларны, әби-бабайларны өйләренә кереп тә котлады.
Аннан фермада эшләүчеләрне котларга килде. Сыер савучы, бозау караучы, терлекчеләргә бүләкләр өләште. Наил Гусманович, Михаил Иванович, Валентина Павлова якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар. Төрле уеннарда катнашып та бүләкләр алдылар терлекчеләр.
Медальләр тапшыру
Җинү тавы калкып чыккан, 1945-2015
Сукмак буйлап “Хуш киләсең, Яңа ел!”, “Бәйрәм белән, дуслар!” дип язылган
Баганага “Яңа 2015 нче ел белән!” дип флажоклар эленгән, бина каршысында елкаларда, тәрәзләрдә кичләрен бик күп торле төсле лампочкалар, гирляндалар балкый.
Бина каршысында Әкият почмагы ясалган: Кәҗә каршы ала,мичтэ чүлмәктә ботка пешә, мич башында 7 кәҗә бәтие, аларны эт саклый, бакчасында виноградлар, диванда алдагы еллар символлары “ял” итә.
Мәдәният йорты каршында төп чыршы бизәлде, аны кичләрен 240 лампалы 4 гирлянда яктырта.
Г.Тукайның “Гали белән Кәҗә” шигыренә композиция, арткы планда мультфильм геройлары, смешариклар.
Октябрь ае җитү белән өлкәннәр декадасы башлана, аларны хөрмәтләү йөзенннән төрле игелекле эшләр старт ала.Һәр ел традициясен дәвам итеп 70 тән узган әби-бабайларыбызга бүләкләр өләштек быел да
1 нче октябрь көнне өлкәннәребезне мәдәният йортына бәйрәмгә чакырдык. Алар өчен укучылар”Кадерле безгә сез” дигән концерт программасы әзерләделәр: җырладылар, биеделәр, спектакль күрсәттеләр.
Әби-бабаларыбыз өчен мул өстәл табыны әзерләнгән иде.Бәйрәи кичәсенә кунак итеп чакырылган өлкәннәребез монда үзләре үк хуҗа булды: җырлашып, тормыштагы кызык хәлләрне сөйләшеп, үткәннәрне искә алып утырдылар. Яшьләре олы булса да, күңелләре һаман унсигездә икән әле аларның.
Кадерле кешеләребез бәйрәмнән һәрвакыттагыча кәнәгать киттеләр. Шундый кичәләре белән өлкәннәрне олылаган авыл башлыгы Павлова Валентинага, мәдәният хезмәткәрләренә, күңелсезләнеп утырырга ирек бирмәүче Виталий Федоровка рәхмәтләрен әйтттеләр.
Бәйрәмнәрдә генә түгел, һәрчак бер-беребезне сөендереп, кадерләп, аралашып яшик!
Август аенда урып-җыю чорының иң кызган чагы: кырдан икмәк кайта, терлек азыгы эзерләнә
Питрау- җәйге бәйрәм, ул июльнең 12 сендә үткәрелә. Быел 15 нче тапкыр Җөри авылының Тырлау аланы кунакларны бәйрәмгә кабул итте. Безнең авылның “Аланлык” ансамбле дә барды, Питрау сәхнәсендә чыгыш ясап, диплом белән бүләкләнде.
1 май бәйрәмнәрендә без Самара өлкәсенең Назаровка керәшеннәрен кабул иттек. Аларны без “Тәрле чишмә” дә каршы алдык, Архангел Михаил храмын күрсәттек. Назаровкалыларның “Натукай” ансамбле мәдәният йортыбызда концерт күрсәтте. Аларның һәр чыгышын тамашачылар бик җылы каршы алды. Яңартылган дуслык җепләрен өзмичә, яңадан-яңа очрашулар белән яшәргә язсын.
Тукай- сүнмәс йолдыз
26 нчы апрель көнне безнең Республикабызда Шигърият көне, бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә. Безнең мәктәптә исә бу - традициягә әйләнгән бәйрәм көн. Быел да укучылар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, әсәрләрен сәхнәләштерделәр, аның сүзләренә язылган җырларны башкардылар. "Иң яхшы шигырь сөйләүче" конкурсында 2 нче сыйныф укучысы Грецкий Георгий җиңүче дип табылды. 6 нчы һәм 8 нче сыйныф укучылары Тукайның "Туган авыл" җырын җырладылар. Кичәне татар теле укытучылары Ильина Елизавета Иван кызы, Степанова Маргарита Николай кызы алып бардылар.
Авыл китапханәсендә Алена Григорьева кечкенәләр өчен «Әкияттә кунакта» үткәрде. Балалар Г.Тукай әкиятләре буенча сорауларга җаваплар бирделәр, китаплар белән таныштылар, бик теләп татарча мультфильмнар карадылар.
Олы көн – зур бәйрәм
Олы көн авыл халкының көтеп алынган бәйрәме. Бәйрәмгә әзерлек атна буе бара: йорт тирәләре җыештырыла, өйләр юыла, күкәйләр буяла, кулич , башка тәм-томнар пешерелә. Авылда инде күптәнге традиция: тау башында шимбә кич егетләр таган коралар.
Быел табигать тә бәйрәмчә булды: көн җылы, кояш та язча, ягымлы. Бала –чага бик иртә торып, өйдән-өйгә йөреп күкәй җыйды, авыл яшьләре таган янында бәйрәм итте, һәр йортта диярлек туган-тумачалар, дуслар җыелды.
Чисталык өчен көрәш
Җирләр кардан ачылу белән кыш буена җыелган чүп күренә башлады. Авыл кешеләре өй тирәләрен, капка төпләрен чистарта башлады, һәр оешма үз территориясендә эшне башлап җибәрде. Язгы өмәләргә мәктәп укучылары да беренчеләрдән булып кушылды: мәктәп каршындагы чүп-чарны җыйдылар, һәйкәл янында эшләделәр. Ветераннар Советы рәисе Ильина Л.В. «Тәрле чишмә»дә өмә оештырды. Эле бу эшләр ике ай дәвам итәчәк.
Авыл үзешчәннәре гастрольдә...
Самара өлкәсенең Назаровка авылы белән Федотовка арасында дуслык, туганлык җепләре бик күптәннән килә. Элек-электән ике авыл керәшеннәре бәйрәмнәрдә бер-берсенә кунакка йөрешкәннәр, киленнәр төшергәннәр. Хәзерге вакытта бу аралашу онытылып бара. Дуслык күперләрен яңадан торгызу максатыннан авылыбызның үзешчән сәнгатендә катнашучылары 7 март көнне Назаровка авылында кунакта булдылар, зур концерт куйдылар. Артистларның һәр чыгышын көчле алкышларга күмделәр хуҗалар,мул итеп әзерләнгән чәй табыны артында сөйләшеп сүзләр бетмәде. Очрашу бик күңелле узды.
Авылда бәйрәм
Май чабу атнасының соңгы көне- Кичерешү көне дип атала. Бу көнне авылда бәйрәм оештырдык, нәкъ элеккечә түгел-түгелен, яңачарак, үзебезчәрәк. Никитин Михаил дәдәй атын җигеп килде, аны матурлап бизәп, кыңгырау тактык. Бала-чага, Кыш бабай, Кар кызы авылдашларны бәйрәм белән котлап урам әйләнделәр. Бу вакытта мәдәният йорты каршында яшьләр спорт ярышлары уздырдылар.Чаңгыда иң оста , тиз йөрүчеләр билгеләнде: 1 урын – Григорьев Алеша, 2 нче урын – Ильин Яромир, 3 урын – Васильев Артем. Ике команда арасындагы ярышлар да бик күңелле узды: чаналарда тартып йөрү, капчык белән сугышу, кар йомарлап мишеньга ату, аркан тартышу, гер күтәрү.Соңыннан Кыш бабай катнашучыларга призлар өләште. Ярышлар тәмамлангач өстәлләргә самаварлар , коймаклар, кәнфит-прәнникләр куелды. Теләгән кеше чәй эчте.Карачкы тирәсендә җыр-бию, түгәрәк уеннар дәвам итте. Бәйрәм азагында “Масленица” карачкысы да яндырылды.
«Аланлык» ансамбле кунакта
Май чабу атнасына туры китереп Зеленая Роща авылы китапханәчесе Әлфия Хафизова Федотовка авылы үзешчәннәрен кунакка дәште. Авыл башлыгы Павлова Валентина һәм «Аланлык» ансамбле членнары 27 февраль көнне керәшеннәр , аларның гореф-гадәтләре, йола-бәйрәмнәре турында үткәрелгән кичәдә катнаштылар, «Йөзек салыш» күренеше күрсәттеләр. Китап сөючеләргә Г.Рәхим, К.Булатова китапларыннан шигырьләр укылды. Чәй табыны артында жырлар, биюләр давам ителде.
Ветераннар белән очрашу
Федотовка авылы җирлегендә ике Бөек Ватан сугышы ветераны яши. 3 класс укучылары, авыл башлыгы Павлова Валентина, Кузьминовка авыл клубы директоры Дегтярева Светлана 24 февральдә аларның өйләрендәбулдылар, Ватанны саклаучылар көне белән котладылар. Чәй өстәле артында укучылар Иван Спиридоновичка сораулар бирделәр, Василий Афанасьевич үзенең 7 еллык солдат хезмәте турында сөйләде.
«Туган якка солдат сәламе»
22 февраль көнне Федотовка мәдәният йортында «Туган якка солдат сәламе» дип исемләнгән Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә оештырылды.
Бугенге көндә өч егетебез: Афанасьев Вадим, Иванов Женя, Яфаров Альберт хәрби хезмәттә. Кичәдә аларның хатлары укылды, авылдашларга сәламнәре моңлы җырларга кушылып тапшырылды.Булачак солдатларыбыз «Армия хикмәтләре», «Армиядә экзамен» дигән тамашалар уйнадылар. Степанова Маргарита, Магизян Шагитович, Нина һәм Виталий Федоровлар, «Аланлык» ансамбленең чыгышлары да тамашачылар күңеленә хуш килде.
25 ел үткән
Совет гаскәрләренең Афганистаннан чыгарылуына 25 ел тулуга багышланган чаралар Федотовка авылы җирлегендә дә уздырылды.
14 февральдә Федотовка мәктәбендә «Батырлык дәресе» узды. Укучылар 9 еллык сугыш турында телдән журнал әзерләделәр.
15 февраль Афганистанда хәрби бурычларын үтәгән авылдашларны котладык.
17 февральдә авыл китапханәсендә укучылар Афганистанда хезмәт иткән Гордеев Николай белән очраштылар. Ул үзенең солдат тормышы турында сөйләде, сорауларга җавап бирде.Китапханәче Григорьева Алена Гордеев Николайны якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итте, истәлекле бүләк тапшырды.
Авыл җирлеге башлыгы 2013 нче елда башкарылган эшләргә анализ ясады
2014 елның 28 январь көнне Федотовка мәдәният йортында халык җыены узды. Җыенда Лениногорск муниципаль районы башлыгы Хусаинов Р.Г., шәһәр прокуроры Гринь П.М., мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Санатуллин В.С., Ленин исемендәге җаваплылыгы чикләнгән оешма җитәкчесе Галимов Н.Г., районның төрле оешма вәкилләре катнашты. Авыл башлыгы Павлова В.И. 2013 нче елда башкарылган эшләргә анализ ясады, 2014 нче елга билгеләгән бурычлар, планнар белән таныштырды. Полициянең участок инспекторы Муртазин И.Ф. 2013 нче ел йомгаклары буенча информация җиткерде. Күтәрелгән сораулар протоколга кертелде, алар буенча тиешле карарлар кабул ителәчәк.
Чыршы әйләнәсендә өлкәннәр
60 тан узган әби-бабайларыбыз өчен чыршы бәйрәмнәре уздыру күркәм традициягә әйләнеп бара. Искечә Яңа ел алдыннан быел да әбиләребез, мәдәният йортына бәйрәмгә җыелды. Алар чыршы янында түгәрәк уеннар уйнады, төрле биремнәр үтәп, лотереяда катнаштылар:кызыклы призлар оттылар. Мул итеп әзерләнгән өстәл артында сәйләшеп сүзләре бетмәде, гармунга кушылып җырлашып та утырдылар. Нина һәм Виталий Федоровларның җырлары өлкәннәрне елатты да, юатты да. Кыш бабай белән Кар Кызы да кунакка килде. Бәйрәм бик күңелле узды.
Соңгы яңарту: 2024 елның 24 гыйнвары, 09:48