Кичә Әниләр Көнен бәйрәм итү кысаларында Лениногорск "Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре волонтерлар белән берлектә акция уздырды.
Акциянең максаты – хатын-кызларга сак караш традицияләрен саклап калу.
Бәйрәм уңаеннан хатын-кызларга чәчәк бәйләмнәре өләшенде.