Лениногорскида спартакиада үтте

2017 елның 25 декабре, дүшәмбе

Шәһәребезнең “Яшьлек” спорткомплексы территориясендә чаңгы буенча ярышлар узды.

Спартакиада кысаларында узган чарада шәһәребездән 13 предприятие-оешмасы, барлыгы 100 дән артык кеше катнашты.
 
Хатын-кызлар бер километр чакрымны узса, ир-атлар ике километр ара ераклыкка узышты. Старт яшь буенча бирелде һәм призлар да яшь категориясенә карап билгеләнде.
 
Җиңүчеләр Мактау грамоталарына һәм акчалата сертификатларга ия булдылар. Бу кышкы көн Һәрбер катнашучыга яхшы кәеф бүләк итте .
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International