Түбән Чыршылыда балалар арасында Коръән укучылар бәйгесе үтте

2018 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе
Түбән Чыршылыда Коръән укучы балалар арасында районкүләм ярыш-бәйге үтте, дип хәбәр иттеләр “Ихлас” мәчетеннән.

Авыл мәчетенә районыбызның төрле авылларыннан утыздан артык бала җыелды. Гадел һәм таләпчән жюрида “Ихлас” мәчетеннән Абдераззак хәзрәт Гыймранов, Татарстан мөселманнары союзының Лениногорск бүлегеннән Ләйлә ханым һәм Әлфия ханым утырды. Чараны бик җылы һәм кунакчыл итеп Түбән Чыршылы мөслимәләре оештырган иде.

Балаларның тырышлыгы күренеп торды. Алар Коръәннән сүрәләрне дөрес итеп яттан сөйләде һәм аның мәгънәсен дә аңлатып бирә алды. Һәр катнашучы икешәр сүрә укыды. Алар арасында иң кечкенәсе Яңа Иштирәктән Камилә Сәлманова иде. Ул “Иң яшь Коръән укучы” номинациясендә җиңүче булды.

Иң озын сүрәне Лениногорскидан Ризван Шәвәлиев укыды. Әйтергә кирәк, 12 яшьлек малай Коръәннең 29нчы өлешен өйрәнергә тотынган.

“Коръәнне иң дөрес укучы” бала Түбән Чыршылыдан булып чыкты, ул – 8 яшьлек Данил Уланов. Шул ук авылдан Илһам Шәрипов “Коръән мәгънәсен белүче” номинациясендә танылды.

Кызлар да малайлардан калышмады. Мәсәлән, Зилә Галләмова дулкынланса да, бик матур итеп мәкам белән сайлаган сүрәне укып чыкты. Куакбаш кызы Азалия Сәлманова тамашачы симпатиясенә лаек булды.

Һәр катнашучы бала бу бәйгедән бүләксез китмәде. Грамота, стена календарьларе, истәлекле бүләкләр, татлы күчтәнәч алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International