Лениногорск шәһәре территориаль сайлау комиссиясе сайлау комиссиясе членнары белән киңәшмә үткәрде. Аның барышында гаризалар кабул итү пунктларының норматив документлары өйрәнелде, графигы кабул ителде. Киңәшмә эшендә шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова катнашты, ул видеокүзәтү системасы, комиссияләрнең барлык кирәк-ярак белән тәэмин ителүе турында сөйләде.