Лениногорскилылар "Россия чаңгы юлы -2018" ярышында катнашты

2018 елның 13 феврале, сишәмбе

Кояшлы матур бер көнне лениногорскилылар сәламәт яшәү рәвешенә багышлады, "Россия чаңгы юлы-2018" ярышында катнашты.

"Яшьлек" спорткомплексы тирәсе шау-гөр килеп торды. Монда предприятие-оешмалардан, уку йортларыннан, мәгариф учреждениеләреннән чаңгыда йөрүне үз итүчеләр җыелды.

Бу ярышларда теләгән һәркем катнаша алды. Яшь буенча да чикләүләр юк. Спортчыларны район башлыгы Рәгать Хөсәенов сәламләде, уңышлар теләде.Ул көнне 500дән артык кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International