Район башлыгы Рәгать Хөсәенов Сабантуйга әзерлек буенча киңәшм\ә үткәрде. Ул Лениногорскида 17 июньдә үтә. Эшче төркем членнары Сабантуй узачак мәйданга барып, эш күләмен карады. Район башлыгы башкарылган эшләргә анализ ясады, мәйданны бизәү һәм сәүдә нокталарын урнаштыру сораулары буенча да сөйләшү булды.
Авылларда Сабантуй 16 июньдә, ә шәһәм һәм район күләмендәгесе 17 июньдә үтәчәк.