Лениногорск балалар сәнгать мәктәбе укытучылары Т. Петрова һәм Ә. Толстова үзләренең укучылары белән “Бәхетле тәлинкә” Халыкара арт-проектында катнашты.
Ул берничә ел инде Россия, Голландия, Германия, Италия, Белоруссиядә тормышка ашырыла.
Тәлинкә формасы проектта безнең планетаны символлаштыра. Тәлинкәгнә рәсем ясап, кеше анда үзенең хис-кичерешләрен дә күчерә.
Конкурска Лениногорскидан 30лап эшнең фотосы җибәрелгән булган. Оештыручылар аның 16сын сайлап алган.
Конкурс җиңүчеләре арасында безнең сәнгать мәктәп укучылары да бар:
Габидуллина Карина - 3 урын
Демакина Анастасия - 2 урын. Котлыйбыз!