Лениногорскида "Бердәм Россия"нең 17 еллыгына багышланган кабул итү атналыгы тәмамланды

2018 елның 3 декабре, дүшәмбе

26 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр "Бердәм Россия"нең 17 еллыгына багышланган кабул итү атналыгы тәмамланды.
Шәһәр һәм район депутатлары, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары: Р.Шәфигуллин, И. Касымов җирле иҗтимагый кабул итүләрдә, башка мәйданчыкларда, түгәрәк өстәл барышында, шулай ук урынга чыгып та халык белән кабул итүләр оештырдылар.

Депутатларга 175 граждан мөрәҗәгать иткән. Иң күп сораулар - торак-коммуналь хуҗалык, экология, җир мөнәсәбәтләренә кагылышлы иде.

Ун сорау - мәдәният, спорт, социаль тәэмин итү буенча. Шәһәр һәм район халкын промышленность үсеше, транспорт хезмәте, парковка да борчый.

177 сорауның 68е уңай якка хәл ителгән.Калганнары контрольгә, эшкә алынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International