Лениногорск районында профилактик чаралар дәвам итә

2019 елның 22 марты, җомга

Торак фонды объектларының янгын куркынычсызлыгын арттыру максатларында һәм Татарстан Республикасында янгын чыгу һәм аларда кешеләр һәлак булу очраклары ешаю сәбәпле, Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов кушуы буенча шәһәрдә һәм районда, барлык авыл җирлекләрендә дә комиссия тикшерүе, күпфатирлы торак һәм шәхси йортларны профилактик тикшерү үткәрү өчен төркемнәр төзелде.

Бу эшнең төп максаты - янгын чыгу куркынычы янаган кешеләр төркемнәренең һәм халыкның катламнарының янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү. Күп балалы һәм имин булмаган гаиләләрдән тыш, риск төркеменә инвалид кешеләр, ялгыз өлкән кешеләр керә.

Лениногорск муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге автоном янгын хәбәр иткеч куярга тәкъдим итә, ул бер генә кеше гомерен саклап калмый, шулай ук торак йортларда (фатирларда) ут сүндергечләр (порошок, углекислотлы) булдырырга киңәш итәләр, алар ярдәмендә янгынны башланган чагында ук сүндерергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International