Лениногорск китапханәчеләре«Без мәдәни балалар» дигән әдәби-күңел ачу бәйрәме үткәрделәр

2019 елның 15 мае, чәршәмбе

15 майда Ю. Гагарин исеменәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсендә «Укучының мәдәни көндәлеге» проекты кысаларында 2Б сыйныф укучылары өчен китапханәчеләр «Без мәдәни балалар» дип исемләнгән әдәби–күңел ачу бәйрәме үткәрделәр. Чара башында балалар Татарстан Республикасында булган барлык мәдәни урыннарны искә алдылар. Казан, Болгар, Свияжск - безнең республиканың иң матур урыннары исемлеге, алар тормышта бер генә тапкыр булса да һәр кем күрергә тиеш. Шулай ук йөрәк түрендәге шәһәр – Лениногорск турында да сүз алып барылды, чөнки нәкъ менә биредә без яшибез һәм аның тарихын без белергә тиеш.

 Уку елы дәвамында балалар «Укучының мәдәни көндәлеге» мәдәни-белем бирү проекты кысаларында «Укучының иң яхшы мәдәни көндәлеге» бәйгесендә актив катнаштылар һәм бу эш нәтиҗәләре буенча иң яхшы көндәлекләр сайлап алынды. Алар мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Шулай ук балаларга кунакка татар милли киемнәре кигән кыз да килгән иде, ул барлык катнашучыларны милли ризык- баурсак  белән сыйлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International