Лениногорск муниципаль районында ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы

2019 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

2019 елның 11 июлендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 12 гаиләгә тантаналы рәвештә ана (гаилә) капиталы сертификаты тапшырылды. Чарада Россия Федерациясе Пенсия фондының Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәре идарәсе башлыгы Айгөл Әхмәтислам кызы Исламова катнашты. Яңа туган балаларның ата – аналары адресына аларның тормышындагы бәхетле вакыйга-бала туу белән котлау сүзләре яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International