Лениногорскида Физкультурачы көне үтте

2019 елның 12 августы, дүшәмбе

Шимбә көнне шәһәрдә Физкультурачы көне узды. "Юность" стадионында күп төрле спорт уеннары узды. "Яшел фитнес", стритболл, кроссфит, скандинавча йөрү - һәркем үзе теләгән спорт төрендә катнашты.

Спорт бәйрәме белән район Башлыгы Рәгать Хөсәенов тәбрикләде. Лениногорскиның спорт шәһәре булуын, спорт өлкәсендә зур уңышларга ирешүебез турында әйтеп үтте.

Спорт өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр бүләкләнде, шулай ук спорт мәктәпләрендә шөгыльләнүче, зур уңышларга ия булган балаларга да мактау грамоталары тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International